МӘДӘНИЯТ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ана күңеле һаман көтә
Ямаширмә халык театры Бөек Җиңүнең 70 еллыгына "Улларым" спектаклен сәхнәләштерде. Ямаширмә мәдәният йортының халык театры Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан авылдашларыбызга Рәшидә Җиһаншинаның "Улларым" драмасын тәкъдим итте. Анда ике улын, ирен сугышта югалткан, үлгән хәбәрләрен алса да, өметен өзмәгән ана язмышы сурәтләнә. Тормыш бәйрәмендә изге йөрәкле Мәрьям ана ялгыз түгел,...
-
“Дуслык” балалар хорына – 30 яшь
"Дуслык" балалар хоры коллективы 30 апрель көнне үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы еллар дәверендә хор Биектау музыка мәктәбе укытучысы Гүзәл Зәбир кызы Гыйльманова җитәкчелегендә иҗади яктан да, сан ягыннан да үсте, районда гына түгел, ә бәлки республика, Россия күләмендәге һәм Халыкара фестивальләр һәм конкурсларда да катнашты. Тантаналы юбилей...
-
Мәгънәле бәйрәмнәр
Әлдермеш авылы мә-дәният йортында елдан-ел бәйрәмнәрне күңеллерәк, эчтәлеклерәк итеп уздырырга тырышабыз. Өлкән яшьтәге апа-әбиләребез белән аулак өйгә җыелып, "Йон язу" йоласын үткәргән булсак, яшь гаиләләр өчен "Тату гаилә" бәйгесе, авылыбыз яшьләре һәм авылга кайткан кунаклар өчен "Студент көне", "Мин + Син", "Түгәрәк өстәл", "Сәламәтлек мәктәбе", "Туган көнең котлы булсын" дип...
-
Тукайның үлемсез җырлары
Халыкларның җаны ул - моң, диләр, Моң, диләр бездә дә, җыр, диләр. Өзгәләсә, телсә бәгырьләрне - Татар җыры әнә шул, диләр. (Г.Тукай) «Тукай шагыйрь бит ул, композитор түгел, аның җыр сәнгатенә нинди йогынтысы булырга мөмкин соң», дигән сорау туарга мөмкин. Әмма Тукайны музыкасыз, көй-җырсыз күз алдына китереп тә булмый. Сөекле...
-
“Дуслык” хорының юбилее
Апрель аенда Биектау музыка мәктәбе хоры оешканга 30 ел тула. Шушы өч дистә елда хор коллективында йөзләгән укучы катнашты, алар анда үзләренең музыкаль сәләтләрен ачтылар, район күләмендәге чараларда актив катнаштылар, төрле конкурсларда лауреат исемнәрен яуладылар. Әлеге коллективка Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган мәдәният эшлеклесе Гүзәл Гыйльманова җитәкчелек итә. 30 апрельдә...
-
Районда яңа йолдызлар кабына
Яшьләр эстрада сәнгатенең 15 нче «Созвездие-Йолдызлык» ачык фестивале агымдагы елның иң матур һәм истә калырлык вакыйгаларының берсе булды. Фестивальнең зона туры беренче тапкыр безнең районда узды. Биектауның яшь артистлары уңышлы чыгышлары белән сөендерделәр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган яшь-ләр эстрада сәнгатенең 15 нче «Созвездие-Йолдызлык» ачык фестиваленең суперфиналы сайлап алу бәйгеләрендә...
-
Рәхим итегез, галиҗәнап Әдәбият
Техник алгарыш могҗизаларын никадәр генә мактасак та, хәзерге көнгә кадәр китап бердәнбер саекмас белем һәм акыл чыганагы булып кала бирә. Менә шуңа күрә Россиядә Әдәбият елын уздыру бөтенхалык бәйрәменә әверелә дә инде. Әдәбият елының ачылышы 10 нчы апрель көнне Үзәк мәдәният йортында булды. Анда барлык китап сөючеләр, аның кадерен белүчеләр...
-
Күңеленә моңлы сандугач кергән
Якташыбыз Эльза Йосыпова җырчыларның Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыклары тарафыннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында оештырылган "Сандугач-Соловей" II Халыкара конкурсыннан чираттагы бүләген - III дәрәҗә Диплом алып кайтты. Әлеге конкурста "академик ялгыз җырлау", "халык җырын ялгыз башкару", "эстрада җырын ялгыз башкару" номинацияләрендә Татарстаннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән...
-
Биектау урманнары шаулап үссен
Биектау үзәк китапханәсендә үсеп килүче буынга экология тәрбиясе бирү һәрчак игътибар үзәгендә. Эшчәнлектәге әлеге юнәлешнең максаты - ил гражданнары буларак, яшьләрнең активлыгын арттыруга, туган якның табигый байлыкларын саклау һәм ишәйтүгә карата кызыксыну тудыру. Күптән түгел китапханәдә яшьләр Шәһәр яны урман хуҗалыгының Иске-Казан урманчылыгы баш лесничие һәм Красносельский авыл җирлеге башкарма...
-
Яз кызын каршыладык
Өнсә мәдәният йорты каршындагы мәйданда китапханә, мәдәният йорты, Өнсә башлангыч мәктәбе белән берлектә "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дигән Язны каршы алу бәйрәме гөрләп узды. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга туры килгән. Көн белән төн тигезләшкән көнне кешеләр бер-берсенә ягымлы, игътибарлы булганнар, бәхет-шатлык, тәннәренә сихәт, күңелләренә игелек нуры теләгәннәр. Бәйрәм алдагы...
-
“Балкыш”та “Җиңү язы” бәйгесе
Язларын шаулап, ярсып аккан елга суларын күргәч, сокланмыйча калган кеше бар микән?! Табигатьнең әнә шундый көчле дәрт белән ташыган, шашкан чагы һәркемне диярлек кызыксындыра, сокландыра. Тормышта әнә шулай язгы ташуга охшап яшәгән кешеләр бар. Әмма елгалардан аермалы буларак, андый кешеләрнең һәр көне, гомеренең бөтен агышы, барча гомере көчле ташу кебек...
-
Жиргә Нәүрүз килде!
19 нчы гасырга чаклы безнең төрки бабаларыбыз Яңа елны 21 нче мартта каршылаганнар. Бу көнне көн белән төн тигезләшә, Яңа ел, яңа көн туа һәм аны Нәүрүз бәйрәме дип йөртәләр. Нәүрүз - яз, яшеллек, бөтен дөнья уяна, яшәү яңадан башлана, дигәнне аңлата. Шуның өчен Нәүрүзбикә яшь, матур кыз образында гәүдәләнә....
-
Аның белән горурланабыз
Казан шәһәрендә филармония залында Татарстан Республикасы ветераннары арасында һәвәскәр башкаручыларның "Балкыш" республика фестивале лауреатларының хәйрия концерты булды. Бу бик зур концерт иде. Өч сәгатьтән артык вакыт эчендә 36 номер башкарылды. Бу концертта олы яшьтәге республикадашларыбыз катнашты: күкрәкләре медаль-орденнар белән капланган сугыш ветераннары да, тылда ару-талуны белми көч түккән тыл хезмәтчәннәре...
-
Хуш киләсең, Нәүрүз!
Безнең төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәм-нәре, аларның гореф-гадәтләре, ниһаять, безнең көннәрдә әйләнеп кайта башлады. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда безнең бабаларыбыз язны - Нәүрүзбикәне каршы алганнар. Алар булган теләкләрен Нәүрүзбикәгә җиткерергә тырышканнар. Өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр. Безнең Чыпчык урта...
-
Җыр алга барырга көч бирә
Солдат җырлары фестивале "Виктория" безнең районда күптәннән матур традициягә әйләнде инде. Ватаныбыз тарихын, аның каһарманнары язмышларын үз эчләренә алган җырлар бәйрәме ул. "Туплар гөрселдәгәндә, музалар тын тора" дигән әйтем бар. Ләкин моның белән килешергә кирәкме икән? Сугыш вакытында да, тыныч тормышта да җыр җаннарны җылыта, йөрәкләргә шатлык тутыра, алга барырга...