Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Рәхим итегез, галиҗәнап Әдәбият

Техник алгарыш могҗизаларын никадәр генә мактасак та, хәзерге көнгә кадәр китап бердәнбер саекмас белем һәм акыл чыганагы булып кала бирә. Менә шуңа күрә Россиядә Әдәбият елын уздыру бөтенхалык бәйрәменә әверелә дә инде. Әдәбият елының ачылышы 10 нчы апрель көнне Үзәк мәдәният йортында булды. Анда барлык китап сөючеләр, аның кадерен белүчеләр...

Техник алгарыш могҗизаларын никадәр генә мактасак та, хәзерге көнгә кадәр китап бердәнбер саекмас белем һәм акыл чыганагы булып кала бирә. Менә шуңа күрә Россиядә Әдәбият елын уздыру бөтенхалык бәйрәменә әверелә дә инде.

Әдәбият елының ачылышы 10 нчы апрель көнне Үзәк мәдәният йортында булды. Анда барлык китап сөючеләр, аның кадерен белүчеләр җыелды. Бәйрәмне Биектау үзәк китапханәләр системасы белән мәдәният бүлеге хезмәткәрләре оештырган иде. Беренче мизгелләрдә үк тамашачылар романтик халәткә чумды.

1 нче Биектау мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары патшабикә Әдәбият образында киңкырлы антик һәм борынгы әдәбиятны, нәфис лириканы һәм драманы, күңелле комедияне һәм зирәк фәлсәфәне күрсәт-теләр.

- Минем кодрәтем зур! Коралым бер - сүз! Мин юмарт! Мин сезгә акыл тәлгәшләрен, шигъри юллар энҗеләрен - бар дөньяны бүләк итәрмен! - диде патшабикә Әдәбият!

Әдәбият елының юбилейларга бай елга туры килүе дә игътибарга лаек. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм Биектау районы оештырылуның 80 еллыгы янына бу ел тарихка тагын бер матур сәхифә өстәп куяр. Безнең район - бик күп танылган мәдәният эшлеклеләренең туган җире. Алар арасында Садри Максуди, Солтан Габәши, Әнвәр Бакиров, Хәй Вахит, Клара Хәйретдинова, Солтан Шәмси, Зиннур Хөснияр. Ул көнне үзенең якташлары белән очрашуга Татарстан Язучылар берлеге рәисе - драматург һәм шагыйрь Рафис Корбан да кайткан иде. Иҗатын яратучылар янында еш кунак була ул һәм беркайчан да буш кул белән килми. Бу юлы да авыл китапханәләренә үзенең яңа китаплары тутырылган саллы пакетлар тапшырды.

- Яшь укучылар белән аралашырга яратам мин, - диде Рафис Корбан. - Өч ел элек районда мәктәп укучылары арасында шигырь бәйгесе уздырган идем. Андый конкурс быел да булачак. Иҗат җимешләрегезне көтәм. Иң яхшы өч шигырьнең авторларына "Сәләт" лагерена юлламалар һәм премияләр биреләчәк.

Шагыйрь Рафис Корбан үзенең балалар өчен язылган шигырьләрен дә укыды. Ә драматург Данил Салихов районга үзенең әсәрләре тупланган диск бүләк итте. Биектау районының искиткеч табигате республиканың күп кенә танылган язучыларын һәм шагыйрьләрен иҗатка рухландыра, дип сөйләде ул.

Журналист һәм язучы Ләлә Гыймадиева Мәмдәл авылында туган. Озак еллар Олы Битаман мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Дистәләгән мәктәп баласына һәм әдәбият сөючеләргә генә түгел, үзенең уллары Алмаз белән Айдарга да тормышка юл күрсәткән: алар - газета һәм журнал мөхәррирләре. Ләлә Гыймадиева иҗатына багышлап, "Якташ язучыбыз исеме белән туган ягымны данлыйм" дип аталган презентация әзерләгән Яңавыл китапханәчесе Светлана Сираҗиева республика бәйгесендә җиңеп чыккан иде. Аңа диплом тапшырылды.

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, республикада "Җир йөзендә тынычлык хакына" дип исемләнгән нәфис сүз осталары бәйгесе узды. Безнең районнан анда 324 кеше катнашты. Җиңүчеләр арасында яшь укучылар - Алат авылыннан Айзилә Төхвәтуллина һәм Биектаудан Гөлзилә Баязитова да бар. Җиңүләре белән аларны Биектау районы хәрби комиссары Александр Найденов котлады. Шулай ук ул Биектау Үзәк китапханәсенә конкурсны югары дәрәҗәдә уздырганы өчен, ТР хәрби комиссариаты җитәкчесе Сергей Погодинның Рәхмәт хатын да тапшырды.

Әдәбият белән музыка һәрчак янәшә атлый. Бер генә шигърият кичәсе дә көй-җырлардан башка үтми. Әдәбият бәйрәме өчен районыбыз артистлары иң яхшы номерларын әзерләгән иде. Музыка мәктәбенең Венера Гыйльметдинова җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры, чара барышында уйнап торып, күңелләрне күтәрде. Район мәдәният бүлеге начальнигы Ринат Сабирҗанов, татар җырларын бик оста башкаручы Люзия Гайнуллина, Ризәлә Уткузова, Лилия Борһанова, Айзат Шакиров тамашачыны үз чыгышлары белән шатландырдылар.

- Укучысы булмаса, әдәбият яши алмый. Бүген без районыбызның иң актив укучыларын хөр-мәтлибез, - дип игълан иттеләр бәйрәмнең алып баручылары - үзәк китапханә директоры Лилия Хәмидуллина һәм әйдәп баручы китапханәче Гөлназ Гарифуллина.

"Укуда - зирәк акыл" дигән мактаулы номинациядә китапханәнең иң актив укучысы Рәхилә апа Арсланова җиңүче булды. Пенсионерларның күбесе кебек, аңа да китапханәчеләр өенә барып хезмәт күрсәтәләр. Җиңүче дипломы да аңа өендә тапшырылды, ә тамашачылар бу вакыйганы экраннан карады.

Мәктәп укучысы Тамара Синюкова "Өметле укучы" номинациясендә иң яхшысы булып чыкты. Иң "Күп укый торган гаилә" булып Воеводиннар гаиләсе танылды. "Күп укучы сабый" Александр

Завьялов сәхнәгә әнисе белән бергә күтәрелде. Барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Залның алкышлавы астында мәдәният бүлеге начальнигы Ринат Сабирҗановны да бүләк-ләделәр. Ул "Күп укучы җитәкче" номинациясендә җиңде.

Районда Әдәбият елы ачылу гүзәл һәм кү-ңелләргә үтеп керерлек бәйрәмгә әверелде. Ул, һичшиксез, тагын да күбрәк кешеләрне китап укучылар сафына җәлеп итәр. Өлкәннәр, тормыш сабакларын эзләп, кулларына китап алса, яшьләр дус һәм киңәшче, шигъри юллар иҗат иткәндә үрнәк алырлык герой табарга өметләнеп, китапка үрелер.

"Бер тапкыр булса да шигырь язып караган кеше начар була алмый", - дигән фикер әйтелде ул көнне сәх-нәдән. Бик дөрес һәм тирән мәгънәле сүзләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев