Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Ана күңеле һаман көтә

Ямаширмә халык театры Бөек Җиңүнең 70 еллыгына "Улларым" спектаклен сәхнәләштерде. Ямаширмә мәдәният йортының халык театры Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан авылдашларыбызга Рәшидә Җиһаншинаның "Улларым" драмасын тәкъдим итте. Анда ике улын, ирен сугышта югалткан, үлгән хәбәрләрен алса да, өметен өзмәгән ана язмышы сурәтләнә. Тормыш бәйрәмендә изге йөрәкле Мәрьям ана ялгыз түгел,...

Ямаширмә халык театры Бөек Җиңүнең 70 еллыгына "Улларым" спектаклен сәхнәләштерде.

Ямаширмә мәдәният йортының халык театры Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан авылдашларыбызга Рәшидә Җиһаншинаның "Улларым" драмасын тәкъдим итте. Анда ике улын, ирен сугышта югалткан, үлгән хәбәрләрен алса да, өметен өзмәгән ана язмышы сурәтләнә. Тормыш бәйрәмендә изге йөрәкле Мәрьям ана ялгыз түгел, ана назына сусаучыларга ул ана мәхәббәте бирә, аларны үз кочагына сыендыра.

Халык театрының шомарган артистлары белән бергә яңа сәхнә йолдызлары да авыл сәхнәсенә тәүге адымнарын ясадылар. Сугышта һәлак булган улын гомере буе көтеп яшәгән 90 яшьлек Мәрьям образын театрыбызның иң өлкән йолдызы Шакирова Миңҗофар апа тудырды. Гомерен әнисе Мәрьям турында кайгыртуга багышлаган кызы Сөембикә ролен халык театрының җитәкчесе, режиссеры Сәгъдиева Филсинә башкарды. Мәрьям әбинең күршеләре ролен башкаручы Гыйльманова Нәзирә һәм Мостафин Дәүләтнең сәхнәдәге һәр эш-гамәле тамашачыларны көләргә мәҗбүр итте. Җиңгәсенең туган көненә дип кайткан Кәрим ролен халык театрының яңа артисты Гыймадиев Илгизәр уңышлы башкарды. Үзенә пар эзләп, Сөембикә яшәгән авылга килгән һәм Мәрьям апаны әнисе кебек кабул иткән 0049нчы абонент Рәшит образын озак еллар авыл сәхнәсенең йолдызы булган Нәҗмиев Илдар уңышлы сәхнәләштерде. Ананың һәлак булган улы Маратның көрәштәш дуслары ролен Низамов Илсур һәм авылның ветераннар советы рәисе Исмәгыйлева Дания апа бик үтемле итеп уйнадылар. Әхмәт ролен уйнаучы Илсур абый башкаруындагы җыр күпләрне тетрәндерде, сугыш фаҗигасенең аналарга китергән кайгы-хәсрәтен тоярга ярдәм итте. Аның кире, ләкин беркатлы хатыны Раушания ролен Гарәфиева Радания апа тудырды. Фельдшер Луиза ролендә Ямаширмә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гыймадиева Алинә.

Спектакльнең халык күңеленә үтеп керүендә декорация һәм музыка да әһәмиятле роль уйный. Сәхнә бизәлеше өчен мәдәният йорты җитәкчесе Шәһимәрдәнов Фәр-гать зур көч куйды. Өч күренешне сурәтләгән күчерелмә декорацияләр искиткеч яхшы эшләнгән иде. Музыка куючы Шакиров Рәмис һәм театрны алып баручы Нәҗмиева Фәридә дә үз эшләрен җиренә җиткереп башкардылар.

Әлеге спектакльне караганнан соң һәркем халкы өчен корбан булган батыр улларны бары тик бөек Аналар гына тәрбияли алуына инана. Ахырдан әйтелгән: «Мин дә синең улың булыйм әле, бөек Ана, сиңа әни диеп эндәшергә рөхсәт ит», сүзләре тамашачыларның күңеленә үтеп керде, тыныч тормышта яшәүче яшьләргә дә сугыш китергән ятимлек ачысын тоярга ярдәм итте. Чыннан да, әлеге спектакльне башкаручылар безне көлдерделәр дә, елаттылар да.

Авылдаш артистларыбызның хисләнеп, бөтен күңелләрен биреп, үзләре дә күз яшьләренә буылып уйнавы тамашачы күңеленә тәэсир итми калмады. Көчле алкышлар, авыл җирлеге башлыгы Мөхтәров Фәнил Камил улының җылы сүзләре, халык театрының һәр артистына тапшырылган Рәхмәт хатлары үзешчәннәребез хезмәтенә иң олы бәя булды. Ямаширмә халкы исеменнән халык театры артистларына иҗади уңышлар, нык сәламәтлек телибез, тагын да безне яңа рольләр белән шатландырсыннар иде. Афәрин!

Ямаширмә халык театры шушы ук "Улларым" спектаклен кичә Биектау үзәк мәдәният йортында күрсәтте. Спектакль тәмамлангач, тамашачылар артистларны көчле алкышларга күмделәр, аларга яңа иҗади уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев