Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Жиргә Нәүрүз килде!

19 нчы гасырга чаклы безнең төрки бабаларыбыз Яңа елны 21 нче мартта каршылаганнар. Бу көнне көн белән төн тигезләшә, Яңа ел, яңа көн туа һәм аны Нәүрүз бәйрәме дип йөртәләр. Нәүрүз - яз, яшеллек, бөтен дөнья уяна, яшәү яңадан башлана, дигәнне аңлата. Шуның өчен Нәүрүзбикә яшь, матур кыз образында гәүдәләнә....

19 нчы гасырга чаклы безнең төрки бабаларыбыз Яңа елны 21 нче мартта каршылаганнар. Бу көнне көн белән төн тигезләшә, Яңа ел, яңа көн туа һәм аны Нәүрүз бәйрәме дип йөртәләр.

Нәүрүз - яз, яшеллек, бөтен дөнья уяна, яшәү яңадан башлана, дигәнне аңлата. Шуның өчен Нәүрүзбикә яшь, матур кыз образында гәүдәләнә.

21 нче март көнне кояш, Нәүрүзбикәнең киләсен белгән шикелле, мәктәп ишегалдын аеруча нык жылытты. Тирә-як чиста, авылны яңгыратып татарча жырлар яңгырады, һәр кеше күңелендә - бәйрәм хисе. Әйе, бу көнне Әлдермеш авылы халкы Яңа елны, Нәү-рүзбикәне каршылады. Балалар Нәүрүз әйтеп жыйган ярмалардан учакта "карга боткасы" пеште.

Алып баручы Нәүрүз бәйрәменең тарихын сөйләп үтүгә, тирә-якны жырга, чәчәккә, кошлар сайравына күмеп, Нәүрүзбикә - Яз да килде. Нәүрүз бәйрәмен котлап такмак әйтүчеләр мәйданның уртасына үттеләр.

«Ач ишегең - керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез».

Аларның тавышын ише-түгә, Ишбабай белән әби чыкты, теләкләр теләштеләр, Нәүрүз әйтештеләр. Жылы яктан кайткан сандугач, сыерчыклар, каргалар, карлыгачлар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бу күренешне күрүгә, Кыш бабай, бик ачуланып, буран-давылларын, карлы яңгырларын яудырды. Үзенең хакимлеген Нәүрүзбикәгә бирмәс өчен хәтта көч сынашып, аркан да тартышты. Әлбәттә, Яз җиңде. Арып талгач, үзенең көче җитмәвен анлагач:

«Уф, арыдым, сусадым,
Харап булдым, җиңелдем.
Эредем бит, эредем.
Яз алдында хур булдым», - дип, үзенең урынын Нәүрүзбикәгә бирде дә, эреп юкка чыкты.
Ә бәйрәм дәвам итте: уеннар, бәйгеләр, спорт ярышлары...

Иң күңеллесе "карга боткасы" ашау булды. Мондый күркәм бәйрәмнәрнең безнең көннәргә әйләнеп кайтуына без бик шатланабыз.
Елларыбыз тыныч,
Ризыкларыбыз мул,
Күңелләребез шат,
Нәүрүз мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев