Биектау урманнары шаулап үссен
Биектау үзәк китапханәсендә үсеп килүче буынга экология тәрбиясе бирү һәрчак игътибар үзәгендә. Эшчәнлектәге әлеге юнәлешнең максаты - ил гражданнары буларак, яшьләрнең активлыгын арттыруга, туган якның табигый байлыкларын саклау һәм ишәйтүгә карата кызыксыну тудыру. Күптән түгел китапханәдә яшьләр Шәһәр яны урман хуҗалыгының Иске-Казан урманчылыгы баш лесничие һәм Красносельский авыл җирлеге башкарма...
Биектау үзәк китапханәсендә үсеп килүче буынга экология тәрбиясе бирү һәрчак игътибар үзәгендә.
Эшчәнлектәге әлеге юнәлешнең максаты - ил гражданнары буларак, яшьләрнең активлыгын арттыруга, туган якның табигый байлыкларын саклау һәм ишәйтүгә карата кызыксыну тудыру.
Күптән түгел китапханәдә яшьләр Шәһәр яны урман хуҗалыгының Иске-Казан урманчылыгы баш лесничие һәм Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин белән очраштылар. Очрашу көне очраклы сайланмады. 1971 елдан башлап, дөньяның күпчелек илләре нәкъ шушы көнне Халыкара урман көнен билгеләп үтәләр. Шушы очрашу уңаеннан 1 нче Биектау урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф кызлары һәм егетләре педагоглары Гүзәл Хәкимуллина һәм Анастасия Абдулисламова белән китапханәчеләр тарафыннан әзер-ләнгән "Биектау урманнары яшел ябалдашлары белән шаулап утырсыннар" дигән презентация карадылар. Анда бәйрәм тарихы яктыртылды. Аны гамәлгә кертүдә Авыл хуҗалыгы Европа конфедерациясе башлап йөри, ә көннең рәсми статусын исә БМО Генераль Ассамблеясы раслый. Төп максат - Җир йөзендәге халыкларга урманнарны, утыртылган башка агачларны, яшеллекне сак-лауның, алардан тиешле максатларда гына һәм уйлап файдалануның зарурлыгы турында искә төшереп тору.
Урманны һәм аның байлыкларын саклау проблемасы бүген безнең Биектау муниципаль районы өчен дә башка мөһим экологик бурычлар белән бер рәттә тора. Чөнки ул Татарстан Республикасының иң зур районнарыннан берсе һәм аның 18%ы - дәүләт урман фонды җирләре.
Урманнарның бүгенге көндә нинди хәлдә булуы, урманны торгызу һәм саклау буенча нинди чаралар күрелүе, урман хезмәткәрләренең эше турында Шәһәр яны урман хуҗалыгының Иске-Казан урманчылыгы баш лесничие Степан Богданов сөйләде. Ул Татарстан урманнары тарихыннан кызыклы фактлар китерде.
Белешмә
Петр 1 заманнарында урманлы урыннар бөтен территориянең 52 процентын тәш-кил иткән һәм бу бик куәтле урманнар булган. Казан губернасына нарат, чыршы, юан-юан имәннәрне алырга олау артыннан олау җибәргәннәр. Губернада Адмиралтейская бистәсен булдыру да бер дә очраклы түгел. Верфьләрдә Россиянең 400 дән күбрәк корабле төзелә.
Петр 1 заманнарында урманлы урыннар бөтен территориянең 52 процентын тәш-кил иткән һәм бу бик куәтле урманнар булган. Казан губернасына нарат, чыршы, юан-юан имәннәрне алырга олау артыннан олау җибәргәннәр. Губернада Адмиралтейская бистәсен булдыру да бер дә очраклы түгел. Верфьләрдә Россиянең 400 дән күбрәк корабле төзелә.
Урманчы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Шуларның аеруча мөһиме - урманлы урыннарны арттыру. Моның өчен республикада даими урман-орлыкчылык базасы һәм питомниклар булдырылган.
Тагын бер көнүзәк мәсьәлә - республика территориясендә туйралыкларны яңарту мәсьәләсе кузгатылды. Чөнки Татарстан - Россиянең имәннәр үсә торган берничә төбәге арасында.
Степан Петрович, тәҗрибәле белгеч буларак, урман мөмкинлекләреннән дөрес файдалану, агачларның ничек киселүе, кая озатылуы турында сөйләде. Игътибарны янгынга каршы чараларга да юнәлтте. Тиздән мәктәп тәмамлаячак яшьләр урман хуҗалыгы өчен кадрларның кайда әзерләнүе турында мавыгып тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм белгечтән тулы җаваплар ишеттеләр.
Әңгәмә Раил Әюп улы Зәйнуллин чыгышы белән дәвам итте. Ул биредә катнашкан һәркемнең һәм район кешеләренең барысының да үзләренең кече туган илләренең әйләнә-тирә мохиты өчен җаваплылык сизеп яшәүләренең гаять мөһим булуын ассызыклады. Р.Зәйнуллин шәхсән үзенең күзәтүләре белән уртаклашты, район үзәген төзекләндерү буенча район җитәкчеләренең планнары турында сөйләде. Ул шулай ук яшьләрне экология, табигатьне саклауга багышланган акцияләрдә, районның кабатланмас урман байлыкларын өйрәнү, саклау һәм торгызу чараларында актив катнашырга чакырды. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе сорауларга җавап бирде һәм район үзәген килә-чәктә нинди итеп күрергә теләүләре турында балаларның фикерен кызыксынып тыңлады. Очрашу азагында анда катнашучыларга экология темасына караган дәреслекләр һәм вакытлы матбугат мәкаләләре исемлеге күрсәтелгән, китапханәчеләр үзләре әзерләгән тематик белешмәлекләр таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев