Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

“Дуслык” балалар хорына – 30 яшь

"Дуслык" балалар хоры коллективы 30 апрель көнне үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы еллар дәверендә хор Биектау музыка мәктәбе укытучысы Гүзәл Зәбир кызы Гыйльманова җитәкчелегендә иҗади яктан да, сан ягыннан да үсте, районда гына түгел, ә бәлки республика, Россия күләмендәге һәм Халыкара фестивальләр һәм конкурсларда да катнашты. Тантаналы юбилей...

"Дуслык" балалар хоры коллективы 30 апрель көнне үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы еллар дәверендә хор Биектау музыка мәктәбе укытучысы Гүзәл Зәбир кызы Гыйльманова җитәкчелегендә иҗади яктан да, сан ягыннан да үсте, районда гына түгел, ә бәлки республика, Россия күләмендәге һәм Халыкара фестивальләр һәм конкурсларда да катнашты.

Тантаналы юбилей концертына балаларның әти-әниләре һәм укытучылар, элек хорга йөргәннәр, районның мәдәният хезмәткәрләре һәм музыка сөючеләр җыелды. Җитәкчеләре Гүзәл Гыйльманова һәм хор коллективы район башлыгының Мактау грамотасы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Тамашачылар коллективның иң яхшы номерларыннан төзелгән концерт карадылар, шулай ук моннан алдагы елларда хорга йөрүчеләр дә чыгыш ясады. Кичәгә абруйлы кунаклар - Россиянең халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Суфия Саттарова һәм башкалар да чакырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев