Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Мәгънәле бәйрәмнәр

Әлдермеш авылы мә-дәният йортында елдан-ел бәйрәмнәрне күңеллерәк, эчтәлеклерәк итеп уздырырга тырышабыз. Өлкән яшьтәге апа-әбиләребез белән аулак өйгә җыелып, "Йон язу" йоласын үткәргән булсак, яшь гаиләләр өчен "Тату гаилә" бәйгесе, авылыбыз яшьләре һәм авылга кайткан кунаклар өчен "Студент көне", "Мин + Син", "Түгәрәк өстәл", "Сәламәтлек мәктәбе", "Туган көнең котлы булсын" дип...

Әлдермеш авылы мә-дәният йортында елдан-ел бәйрәмнәрне күңеллерәк, эчтәлеклерәк итеп уздырырга тырышабыз.

Өлкән яшьтәге апа-әбиләребез белән аулак өйгә җыелып, "Йон язу" йоласын үткәргән булсак, яшь гаиләләр өчен "Тату гаилә" бәйгесе, авылыбыз яшьләре һәм авылга кайткан кунаклар өчен "Студент көне", "Мин + Син", "Түгәрәк өстәл", "Сәламәтлек мәктәбе", "Туган көнең котлы булсын" дип аталган күңел ачу кичәләре уздырыла.

Март ае бәйрәмнәргә бай булды. Ул "Сугыш һәм тыл ветераннарын" олы хезмәтләре өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган медальләр белән бүләкләүдән башланды. Мәдәният йортына Сая, Өбрә, Әлдермеш авылларында яшәүче ветераннар килде. Мәдәният, музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр, урта мәктәп укучылары белән берлектә ветераннарыбызга матур концерт программасы оештырылды. Кичәбезгә килә алмаган ветераннарның өйләренә барып, котлап, районнан бирелгән бүләкләр тапшырылды. Район вәкиле һәм авыл җирлеге башлыгы белән төшкән фотосурәтләр һәр ветеранда истәлек булып сакланыр.

Хатын-кызлар көне дә күңелле узды. Үткән ел "Кайнаналар" белән "киленнәрне" ярыштырган булсак, быел "Гүзәлләр" һәм "Чибәрләр" ярышты. Бәйрәм чәй табыны артында узды. Рәхмәт күрше Усад авылы мә-дәният йорты хезмәткәрләренә: алар бүләк итеп матур биюләр, җырлар алып килгәннәр. Аеруча зур рәхмәтебезне авылыбыз кызы Филсинә апа белән Фоат абый Хәлиуллиннарга әйтәсе килә. Фоат абый моңлы җырларын, Филсинә апаның йөрәгеннән ярсып чыккан шигырьләрен тыңлау күңелгә үзе бер рәхәт. Ике кодагый, җырлый-җырлый, йомгак чорнауда ярыштылар, гаилә бәхете, бәхетле дәү әни булу серләрен без - булачак кайнаналар белән уртаклаштылар. Бәйрәмебез истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

"Яшь рәссам" түгәрәгенә йөрүче балалар белән, җылы яктан кайтучы кошларга багышлап, аларның рәсемнәреннән күр-гәзмә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев