Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Мәңге онытылмаслык дәһшәтле еллар

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Дөбъяз авылы учреждениеләре арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсы игълан ителгән иде. Анда участок хастаханәсе, урта мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары катнашты. Барлык коллективлар да Бөек Җиңүгә багышланган бәйгегә тырышып, җаваплылык хисен тоеп әзерләнделәр. Бүтәнчә булырга мөмкин дә түгел. Сугыш елларының хәс-рәте, ачысы, ветераннарыбызның батырлыгы 70 ел...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Дөбъяз авылы учреждениеләре арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсы игълан ителгән иде. Анда участок хастаханәсе, урта мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары катнашты.

Барлык коллективлар да Бөек Җиңүгә багышланган бәйгегә тырышып, җаваплылык хисен тоеп әзерләнделәр. Бүтәнчә булырга мөмкин дә түгел. Сугыш елларының хәс-рәте, ачысы, ветераннарыбызның батырлыгы 70 ел узгач та күңелләрне тетрәндерә. Җир йөзендә-ге иң кешелекле һөнәр ияләре: авылыбызның медицина хезмәткәрләре, укытучылары, тәрбиячеләренең үз чыгышларында сугыш темасын чагылдыруы авылдашларыбызның берсен дә битараф калдырмады. 24 апрель көнне авыл мәдәният йорты халык белән тулы иде. Иң кадерле кунаклар арасында залда авылыбызның сугыш ветераннары Гарәфиев Садри абый һәм Хәмидуллин Газиз абый булдылар.

Бу чараны Дөбъяз участок хастаханәсе коллективы башлап җибәрде. Алар йөрәкләргә үтеп керә торган эчтәлекле театраль тамаша әзерләгәннәр. Аның сценариен Батрханова Айзилә төзегән. Печән өсте белән башланып киткән күренештә авылыбызның медицина хезмәткәрләре фашистлар атып үтергән ана, анасын югалтып, ятим калган бала образларын гәүдәләндерделәр. Бу күренешне карап утыручы тамашачыларның кү-бесенең күзләре яшьләнде. Госпиталь күренешендә сөйгән ярының кайтуын өметләнеп көткән яшь кыз образын, сугыш вакытында намуслы хезмәт куйган санитаркалар, табиблар образларын бик төгәл итеп тамашачыларга җиткерә алдылар. Декорацияләр, киемнәр дә нәкъ сугыш елларына туры китереп әзерләнгән иде. Рольләрне бик оста итеп Батрханова Айзилә, Гыйлаҗева Солтания, Садриева Зөлфия, Абдуллина Тән-зилә, Яппаров Илшат, Галиуллин Арсен, Кәримова Эльвина һәм башкалар башкарды. Сәхнәдә пенсионер Усманова Ләйлә апаны, педиатр Губаева Ләлә Илдус кызын, терапевт Вәлиев Раил Ринат улын рольләрне башкаручылар итеп күрүе тамашачыларның күңелләренә аеруча хуш килде.

Медицина хезмәткәрләренең театраль тамашасы бик матур итеп җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Шәфкать туташлары Кәримова Гөлфия, Сибгатуллина Надя, Сафиуллина Нурия, Нигъмәтҗанова Алия, хор башкарган сугыш турындагы җырлар бик уңышлы булды.

Дөбъяз урта мәктәбе укытучыларының чыгышларын бик матур итеп Вафина Гөлия башлап җибәрде. Галләмова Наилә, Ибраһимова Гү-зәл, Гайнетдинова Гөлия, Вәлиева Наилә башкаруындагы солдат кызлары биюе мактауга лаеклы. Укытучылар хоры башкарган "Җиңү көне", "Смуглянка" җырлары, Гайнетдинова Гөлиянең "Кайту" җыры залда утыручыларга бик ошады. Укытучыларның чыгышларын тамашачылар кызыксынып көттеләр, чөнки әле күптән түгел генә Дөбъяз урта мәктәбе һәм музыка мәктәбе педагоглары күрсәткән "Яхшы кәеф" дип аталган концертның да тәэсирләре суынып бетмәгән иде. Ул вакытта укытучылар тамашачыларга районда күрсәтеп, 3 нче урын яулаган КВН программасы белән, музыка мәктәбе педагоглары бик матур музыкаль тамаша белән чыгыш ясаганнар иде.

Реклама

Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараны "Гөлчәчәк" балалар бакчасы дәвам итте. Әлеге коллектив үзенең чыгышында төп игътибарны сугышта улларын югалткан Ана образын гәүдә-ләндерүгә юнәлтте. Ана йөрәге, ана хәтере... Никадәр фидакарьлек, түземлелек, сабырлык сыйган сугыш чоры Аналарына. Балалар бакчасы мөдире Фәттахова Шамилә Тәүфикъ кызы җитәкчелегендә Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" шигыренә нигезләнеп куелган бу әдәби-музыкаль композиция барлык сугыш чоры аналарына баш ию һәм сугыш геройларына тирән ихтирамыбызны белдерү булып яңгырады. Минһаҗева Альбина башкаруында Әхмәт Фәйзинең "Сугышчы җы-ры" шигыре белән башланып киткән композиция Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә язылган "Солдатлар" җыры белән дәвам итте. "Гөлчәчәк" балалар бакчасы коллективы башкаруындагы бу җыр күпләрнең иң нечкә күңел кылларын тибрәндергәндер. Муса Җәлилнең мәңге онытылмаслык шигырендәге Ана ролен искитәрлек тәэсир калдырырлык итеп яшь тәрбияче Шәйхиева Рузилә, сугыштан кайткан ананың улын бакчабызның шәф-кать туташы Шәрипова Рәйхана, Күгәрчен һәм Җил рольләрен нәни артистларыбыз Галиуллина Ралинә һәм Минһаҗева Дилә башкардылар. Фәйзрахманова Миләүшә үзенең моңлы тавышы белән "Син кайтмадың" җырын башкарып, тамашачыларны таң калдырды. Талантлы яшь хореограф Галиуллина Рамилә җитәкчелегендә куелган "Дорожка фронтовая" биюен балалар бакчасы коллективының яшь буыны башкарды.

Кызларның биюләре Җиңү бәйрәменең шатлыгын тасвирлады. Аларның күтәренке кәефе, бию дәрте залда утыручыларга да күчте. Автор сүзләрен бик сәнгатъле итеп тәрбияче Нигъмәтуллина Зөлфия укыды. Балалар бакчасында эш-ләүчеләрнең күбесенең сәхнәгә беренче тапкыр чыгулары булуга карамастан, алар югалып калмадылар, тамашачыларның йөрәкләрендә эз калдырырлык итеп чыгыш ясадылар.

Бәйге нәтиҗәләре буенча мактаулы I нче урынны хастаханә коллективы яулады. II нче урын - "Гөлчәчәк" балалар бакчасы коллективына, III нче урын Дөбъяз урта мәктәбе коллективына бирелде.

Авыл җирлеге башлыгы Низамов Әсхәт Сөнатулла улы, коллективларга рәхмәтләрен белдереп, номинацияләрдә җиңү-челәргә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бу чарада катнашып, коллективларыбыз ветераннарыбызны, Бөек Җиңү-не, сугыш хәтерен олыладылар һәм хөрмәтлә-деләр. Иң куандырганы - авылыбызда талантлы медицина хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр булу. Аеруча сөендергәне - яшьләребезнең сә-ләтлелеге, активлыгы, Ватаныбызның данлыклы үткәненә битараф булмавы. Бу чарадан һәрбер тамашачы сәхнәгә чыгучыларга карата горурлык хисләре кичереп кайтып киткәндер. Авылдашларыбыз исеменнән чарада катнашкан коллективларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәтләребезне белдерәсе килә. Аеруча рәхмәтебезне бу матур бәйрәмнең оештыручысына, моннан күп еллар үзенең педагогик эшчәнлеген Дөбъяз авылында башлап җибәргән, хәзер музыка мәктәбендә белем бирүче Шакирова Лира Шәүкәт кызына белдерәбез. Аның тырышлыгы белән бәйрәмебез Бөек Җиңү көненә лаеклы югары дәрәҗәдә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X