Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Районда яңа йолдызлар кабына

Яшьләр эстрада сәнгатенең 15 нче «Созвездие-Йолдызлык» ачык фестивале агымдагы елның иң матур һәм истә калырлык вакыйгаларының берсе булды. Фестивальнең зона туры беренче тапкыр безнең районда узды. Биектауның яшь артистлары уңышлы чыгышлары белән сөендерделәр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган яшь-ләр эстрада сәнгатенең 15 нче «Созвездие-Йолдызлык» ачык фестиваленең суперфиналы сайлап алу бәйгеләрендә...

Яшьләр эстрада сәнгатенең 15 нче «Созвездие-Йолдызлык» ачык фестивале агымдагы елның иң матур һәм истә калырлык вакыйгаларының берсе булды. Фестивальнең зона туры беренче тапкыр безнең районда узды.

Биектауның яшь артистлары уңышлы чыгышлары белән сөендерделәр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган яшь-ләр эстрада сәнгатенең 15 нче «Созвездие-Йолдызлык» ачык фестиваленең суперфиналы сайлап алу бәйгеләрендә җиңүчеләрне УНИКС концертлар залына җыйды.

«Созвездие-Йолдызлык» конкурсына эләгү - һәр башкаручының һәм коллективның иң зур теләге. Хыялларын тормышка ашыру өчен яшь артистлар вакытларын репетицияләрдә үткәрәләр, төрле чараларда катнашып, осталыкларын чарлыйлар. Быел Биектау районыннан яшь талантларның зур төркеме суперфиналга барды. "Хореография" номинациясендә ике иҗат төркеме - Луиза Биккузина җитәкчелегендәге "Затейники" һәм Альбина Нурбакова җитәкчелегендәге "Везунчики" коллективлары җиңү яулау өчен көрәште. "Вокал-соло" номинациясендә икенче кечкенәләр төркемендә Азалия Баһавиева һәм Диана Гайнетдинова (җитәкчеләре Лия Матиссэн һәм Елена Зарипова) чыгыш ясады. "Вокал-соло" номинациясендә уртанчылар төркеменнән Ләйсән Әминова (җитәкчесе Елена Сибгатуллина) һәм Лия Матиссэн җитәкчелегендә шөгыльләнүче Гөлзия Баязитова, Эльза Йосыпова, Камилла Шакирова чыгыш ясады. Дөбъязның ике вокаль ансамбле үз осталыкларын күрсәтте: кечкенәләр арасында - "Аяз", зурлар төркемендә - "Трио Май". Ике коллектив белән дә Елена Сибгатуллина шөгыльләнә.

Конферанс заман эстрадасының иң катлаулы жанрларыннан санала. Тамашачыны "тота" белү, залның игътибарын җәлеп итү гади генә бурыч түгел. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Казан сәхнәсендә үткән суперфиналында Рамазан Нәҗмиев (җитәкчесе Лилия Әхмәдуллина) һәм Даниил Ершов (Максим Комаров) осталыкларын күрсәтә алдылар.

Финалга чыгучылар арасында - "Затейники", "Везунчики", "Трио Май", Диана Гайнетдинова, Ләйсән Әминова, Гөлзилә Баязитова, Эльза Йосыпова, Камилла Шакирова һәм Рамазан Нәҗмиев белән Даниил Ершов.

25 апрельдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында фестивальнең җиңүчеләре катнашында концерт булачак. Быел «Ривьера» аквапаркына, «FUN-24» күңел ачу комплексына, музейларга бару оештырылачак. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быел бушлай ашату оештырылган.
Фестивальдә катнашучылар «Созвездие-Йолдызлык» дип язылган футболкалар һәм значоклар алачак.
* * *
Безнең җирлектә "Иске-Казан. Түгәрәк уены"н, «Фемида в содружестве муз» республика бәйгесен, фольклор фестивальләр, "Колориты детства" дигән балалар хорлары бәйгесен һәм башка бәйгеләр үткәрү матур традициягә әйләнде. Безнең сәләтле балаларыбыз бик күп республика, халыкара конкурслар һәм фестивальләрдә катнашалар һәм, уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулыйлар, лауреатлар булырга әзерләнәләр. Аларга уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев