Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Яз кызын каршыладык

Өнсә мәдәният йорты каршындагы мәйданда китапханә, мәдәният йорты, Өнсә башлангыч мәктәбе белән берлектә "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дигән Язны каршы алу бәйрәме гөрләп узды. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга туры килгән. Көн белән төн тигезләшкән көнне кешеләр бер-берсенә ягымлы, игътибарлы булганнар, бәхет-шатлык, тәннәренә сихәт, күңелләренә игелек нуры теләгәннәр. Бәйрәм алдагы...

Өнсә мәдәният йорты каршындагы мәйданда китапханә, мәдәният йорты, Өнсә башлангыч мәктәбе белән берлектә "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дигән Язны каршы алу бәйрәме гөрләп узды.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга туры килгән. Көн белән төн тигезләшкән көнне кешеләр бер-берсенә ягымлы, игътибарлы булганнар, бәхет-шатлык, тәннәренә сихәт, күңелләренә игелек нуры теләгәннәр.

Бәйрәм алдагы көнне йорттан-йортка кереп Нәүрүз әйтеп, бүләк җыю белән башланып китте. Бу эшне инде, әлбәттә, балалар бик теләп башкардылар. Бәйрәм үткәрү өчен бик күп күчтәнәч җыелды. Бәйрәм өстәле төрле тәм-томнардан сыгылып торды.
Икенче көнне авыл халкы, кунаклар, бала-чагалар Өнсә мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелдылар. Бәйрәмне мин - Өнсә авылы китапханәчесе Гөлира Лотфуллина алып бардым. Бирегә җыелган халыкны Нәүрүз бәйрәме тарихы белән таныштырдым, кунакларны бәйрәм белән котладым.

Бәйрәм укучылар тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Тамашачы яз кызы Нәүрүзбикәне (Зәбирова Зәлия) көчле алкышлар белән каршы алса, үзенең биләмәләрен Нәүрүзбикәгә бирмәс өчен тартышкан Кыш бабайны (Сираҗиев Руслан) да үз итте. Кыш бабай ничек кенә тырышмасын, үзенең тәхетен Нәүрүзбикәгә калдырырга мәҗбүр булды. Яз кызы - гүзәл Нәүрүзби-кә, такмак әйтә-әйтә, кунакларны котлады, яңа елда уңышлар, муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык теләде. Шулай ук кунакларны мәкаль-табышмаклар әйтеп сынады. Бәйрәмгә җыелган халык рәхәтләнеп күңел ачты: күңелле уеннарда катнашты, биеде, кайнар коймак һәм чәйдән, казанда пешкән Нәүрүз боткасыннан авыз итте.

Нәүрүз бәйрәмен оештыруда ярдәм иткән иганәчеләр - шәхси кибет хуҗалары Рәшит һәм Миләүшә Нәбиуллиналарга һәм бүләкләр алып килгән барлык авылдашларга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев