Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Аның белән горурланабыз

Казан шәһәрендә филармония залында Татарстан Республикасы ветераннары арасында һәвәскәр башкаручыларның "Балкыш" республика фестивале лауреатларының хәйрия концерты булды. Бу бик зур концерт иде. Өч сәгатьтән артык вакыт эчендә 36 номер башкарылды. Бу концертта олы яшьтәге республикадашларыбыз катнашты: күкрәкләре медаль-орденнар белән капланган сугыш ветераннары да, тылда ару-талуны белми көч түккән тыл хезмәтчәннәре...

Казан шәһәрендә филармония залында Татарстан Республикасы ветераннары арасында һәвәскәр башкаручыларның "Балкыш" республика фестивале лауреатларының хәйрия концерты булды.

Бу бик зур концерт иде. Өч сәгатьтән артык вакыт эчендә 36 номер башкарылды. Бу концертта олы яшьтәге республикадашларыбыз катнашты: күкрәкләре медаль-орденнар белән капланган сугыш ветераннары да, тылда ару-талуны белми көч түккән тыл хезмәтчәннәре дә, сугыш чоры балалары да бар.

Безнең өчен бик тә күңелле хәл - бу концертта райондашыбыз, Чыпчык авылыннан Галия Шәйбәк кызы Камалова да катнашты. Аның көчле, моңлы тавышы белән татар халык җыры "Уел"ны сузып җибәрүеннән залдагы халык тын калды. Җыр бетүгә, зал көчле алкышларга күмелде. Бу кечкенә генә хатынның безнең совхозда әллә нинди эшләрне уңышлы башкарып гомер итүче икәнен белсәгез иде! Аның турында: "Кирәк икән - оста шофер, әгәр кирәк икән - тракторист. Җырчы гына түгел безнең Галия, ул бит әле оста гармонист", - дип әйтәсе килә.

Без Галиягә алдагы тормыш юлында авырлыклар күрмичә, иҗади тормышында зурдан-зур уңышларга ирешеп, тазалыкта-саулыкта, безнең горурлыгыбыз булып озак еллар яшәвен телибез.

Уңышлар сиңа, Галия! Гел җырлап яшә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев