Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Күңеленә моңлы сандугач кергән

Якташыбыз Эльза Йосыпова җырчыларның Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыклары тарафыннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында оештырылган "Сандугач-Соловей" II Халыкара конкурсыннан чираттагы бүләген - III дәрәҗә Диплом алып кайтты. Әлеге конкурста "академик ялгыз җырлау", "халык җырын ялгыз башкару", "эстрада җырын ялгыз башкару" номинацияләрендә Татарстаннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән...

Якташыбыз Эльза Йосыпова җырчыларның Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыклары тарафыннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында оештырылган "Сандугач-Соловей" II Халыкара конкурсыннан чираттагы бүләген - III дәрәҗә Диплом алып кайтты.

Әлеге конкурста "академик ялгыз җырлау", "халык җырын ялгыз башкару", "эстрада җырын ялгыз башкару" номинацияләрендә Татарстаннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән йөзләгән җырчы катнашты. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең халык артисты Венера Ганиева җитәкчелегендәге жюри составына композитор, танылган опера, симфоник һәм камера-музыка кораллары әсәр-ләре авторы Резедә Әхиярова, танылган җырчы, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, Халыкара конкурслар лауреаты, Мәскәүдәге педагогика университеты укытучысы Цзян Шанжун, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының музыкаль сәнгать факультеты кафедрасы профессоры Мнир Соколов керде.

Конкурс лауреатлары исемен яулау өчен Казан, Татарстан шәһәрләре һәм районнары, шулай ук Башкортостан, Мәскәү, Самара, Саратов, Чебоксар, Ульяновск өлкә-сеннән җырчылар көч сынашты. Аларның һәр-кайсы үз яшь категориясендә чыгыш ясады: үсмерләр - 15-18 яшь, яшьләр - 19-25 яшь һәм өлкәннәр төркеме. Беренче көннән соң конкурсның икенче турына бөтен кеше дә уза алмады, әлбәттә. Иң кызыклысы икенче көнне - сәхнәдә яхшыларның да яхшылары шаккатыра башлагач булды.

Җырчыларның остазлары белән бергә репертуарны, сәхнәгә чыгасы киемнәрне сайлаудан алып, башкару үзенчәлекләренә, җырлау осталыгына кадәр гаять четерекле эш башкарулары сизелеп тора. Иҗади имтихан тапшыручы яшь талантлар лауреат исемнәренә, махсус призларга һәм төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар.

Конкурс бүләкләренең берсен - 15-18 яшьлекләр арасында "академик җыр" номинациясендә III нче дәрәҗә лауреат дипломын Эльза Йосыпова яулады. Ул конкурста катнашучылар арасында иң яше иде - аңа әле 14 кенә яшь. Әмма ул чыгышы белән жюри әгъзаларының күңелләрен яулап алды һәм үзеннән өлкән-рәкләрне уздырды. "Сандугач-Соловей" конкурсының жюри рәисе Венера Ганиева яшь җырчыга киләчәктә зур мөмкинлекләр ачылу ихтималы булуын билгеләп үтте.

- "Сандугач-Соловей"ның абруе һәм дәрәҗәсе һаман арта баруына бик тә сөенәм һәм горурланам. Конкурс ул әле бү-ләкләр генә димәгән. Бу чыгыш ясау тәҗрибәсе туплау да, фикердәшләр белән танышу да, безнең җырга кагылышлы традицияләребезнең ни дәрә-җәдә йогынтылы булуын күрү дә. Конкурс барышында иң яхшы музыкантлар һәм башкаручылар мастер-класслар уздырды. Бу һәркем дә ниндидер яңалык белән таныша ала торган зур, ачык иҗади лаборатория, - дип сөйләде Венера Әхәт кызы. - Конкурсыбызның яңалыгы да бар, без, дәүләт үрнәгендәге таныклыклар тапшырып, катнашучылар, җыр сәнгате укытучылары, шулай ук концертмейстерлар өчен квалификация кү-тәрү курслары оештырабыз һәм уздырабыз.

Әле күптән түгел генә Эльза Йосыпова Мәс-кәүдән җиңү яулап кайткан иде. Ул анда "Көмеш тавыш" фестивалендә катнашты. Фестивальдә Россиянең төрле почмакларыннан һәм якындагы чит илләрдән 9-21 яшьлек 600ләп җырчы катнашты. Шулардан 174 кеше икенче турга узды һәм конкурста көч сынашу өчен Мәскәүгә килде. Фестивальнең жюри рәисе Россиянең халык артисты, Мәскәү консерваториясе профессоры Лошак Анатолий Александрович иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев