Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Тукайның үлемсез җырлары

Халыкларның җаны ул - моң, диләр, Моң, диләр бездә дә, җыр, диләр. Өзгәләсә, телсә бәгырьләрне - Татар җыры әнә шул, диләр. (Г.Тукай) «Тукай шагыйрь бит ул, композитор түгел, аның җыр сәнгатенә нинди йогынтысы булырга мөмкин соң», дигән сорау туарга мөмкин. Әмма Тукайны музыкасыз, көй-җырсыз күз алдына китереп тә булмый. Сөекле...

Халыкларның җаны ул - моң, диләр,
Моң, диләр бездә дә, җыр, диләр.
Өзгәләсә, телсә бәгырьләрне -
Татар җыры әнә шул, диләр.
(Г.Тукай)


«Тукай шагыйрь бит ул, композитор түгел, аның җыр сәнгатенә нинди йогынтысы булырга мөмкин соң», дигән сорау туарга мөмкин. Әмма Тукайны музыкасыз, көй-җырсыз күз алдына китереп тә булмый.

Сөекле шагыйребез Г.Тукай иҗатына шактый тирән күзәтү ясалды. Аның әсәрләренең чын мәгънәсендә халыкчан булуы ачыкланды. Шагыйрь әсәрләре сәнгать кешеләрен битараф калдыра алмый.

"Тукай һәм җыр сәнгате" дип аталган гаять киң һәм кызыклы теманы сүзләр белән генә өйрәнү мөмкин түгел. Монда музыка кирәк. Әйе, Тукайны музыкасыз, көй-җырсыз күз алдына китерүе бик кыен. Беренчедән, аның бу турыда әйткән сүз-ләре бар. "Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр... Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер".

Тукайның халык җырларына мөнәсәбәте ничек булган?

Габдулла мәдрәсәдә укыганда ук халык авыз иҗаты белән кызыксына. Халык әкиятләрен, халык җырларын җыя һәм өйрәнә. Ун яшьтә чакта ук, 48 битле җырлар дәфтәре төзеп, 28 төрле көй өчен җырлар туплый. Соңыннан бу турыда: "Мин кечкенәдән үк җыр-чы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем..." - дип яза.

Ул: "Мәдрәсәдә хәлфә-ләр, кече атна кичләрдә, бер кадак симәнке, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самовар артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем. Мәдрәсәдә үк мине җырчы, диләр иде. Кечкенәдән үк күңелем-дә урынлашкан җырларны сөймәкемнән миндә туган телебезне сөймәк туды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени?" - дип тә яза.

Шагыйрьнең бу сүзлә-реннән тирән бер мәгънә килеп чыга: җыр яшь кеше өчен бик зур әһәмияткә ия, ул аның киләчәк язмышын, алдагы гомерендә кешенең кайсы телгә, кайсы халык мәдәниятына өстенлек бирәчәген тәрбияли. Димәк, безнең - балаларның, яшүсмерләрнең нинди җырлар җырлап үсүләренә җәмгыять читтән генә карап тора алмый. Г.Тукай өчен дә җыр талант көчен уятучы, шигъри осталык мәктәбе булган. Чыннан да, халык җырлары кебек мул сулы илһам чишмәсе булмаса, безнең Г.Тукай кебек бөек шагыйребез булыр идеме икән?

Кечкенәдән җыр-моңга битараф булмаганга, шагыйрьнең шигырьләре дә көйле, моңлы. Шуңа күрә дә аларның күбесен халык җырга, композиторлар үз әсәрләренә нигез итеп сайлап алганнар. Әмма Тукай көйне үз иҗатында да читләтеп узмаган. Искә төшерсәк, аның шактый шигырьләре мәгълүм бер халык көенә язылган. Ул аларны үзе дә искәртә барган. Мәсәлән, "Дустларга бер сүз" шигырендә ул:

Менә, дустлар, мин сез-ләргә бер сүз сөйлим, "Йосыф-Ягкуб" китабының көен көйлим, ди.

Шагыйрьләр язган җырлар арасында "Тәфти-ләүдән" дә көчлерәк җыр юк. Тукайдан соң нинди генә җырлар дөньяга килмәгән. Алар хәзер меңләп. "Тәфтиләүне" җырлаганда, алар барысы да тоныкланып кала. Нинди илаһи көч бу җырда? Тыңлыйм, бөтен дөньямны онытам, күңелем сызып кына елый. Әллә нәрсә бар шул җырда. Бер уйласаң, Тукайның үз кичерешләре генә кебек: ятимлек, әнисеннән аерылу ачысы, күз яше. Бу җырның көче күз яшендә түгел. Ул сине әллә кайларга, тарихка, язмышка алып кереп китә. Күңел нигәдер язмыш турында уйлана, борчыла. Бу җырның тамыры бик тирәндә ята. Нигезендә - әрнү. Исеме дә бит "Өзелгән өмид".

И мөкаддәс, моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен,
Аерылабыз ахырысы.

Халык рухы шагыйрь әсәрләренең тукымасында бик табигый урын алды. Аның "Әллүки", "Тәфтиләү", "Зиләйлүк", "Туган тел" кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Барысы да бер язмыш турында. Татар шагыйре генә болай яза ала. Барысы да милли. Татар халкы белән бергә яшәя-чәк җырлар. Үлемсез җырлар. Тукайның кемлеген билгеләү өчен шушы дүрт җыр да җиткән. Нигә йөз җыр? Нигә мең җыр? Һәр шагыйрьдән менә шушындый дүрт кенә җыр калсын иде.

Җыр һәм шигырь Г.Тукай иҗатында бер-берсе белән шулкадәр табигый бәйләнгән, аның күп кенә әсәрләре үзләреннән үзләре көй сорап торалар. Шуңа күрә халкыбыз, композиторларыбыз көй язганны да көтеп тормыйча, үз моңнарын Тукай сүзләре белән бергә кушып җырлый башлады. Шул ук вакытта композиторларыбыз Тукай шигырьләренә матур-матур җырлар да яздылар. Без - Тукайлы халык, "Шүрәлеле", "Туган телле", "Әллүкиле"...

Тукай көннәрен һәр елны шигырь бәйрәме итеп үткәрү халкыбыз өчен күркәм гадәткә әйләнде. Без бу көннәрдә туган тел, туган ил, милләт язмышы турында сөйлә-шәбез. Чөнки бу темалар берсе дә Тукайдан аерым түгел. Туры сүзле, кыю фикерле, төрле өлкәдә белемдар булган шагыйребез тел өчен, милләт мәнфәгатьләре өчен көрәштә әйдәп баручы булып безнең арада бүген дә яши.

Без үзебезне "Тукайлы халык" дип атыйбыз. Чит илләр, халыклар алдында Пушкин, Байрон, Гетеларга тиң бөек шагыйребез булу белән горурланабыз.

Халкым күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай.
Шаулы язның сүнмәс тугаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!

Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең "иң нечкә кылларын" тибрәтәләр.


Туган телем - иркә гөлем

Казаклар авыл китапханәсендә мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә "Туган телем - иркә гөлем" дигән әдәби кичә узды.

Туган телем - иркә гөлем.
Гомеремдә җыйдым гыйлем.
Мөгәллимнәр бирде белем.
Күңелемә якын итеп.
Алган сабак - туган телем.

Шушы шигырь юллары белән әдәби музыкаль кичәне мин башлап җибәрдем. Татар теле укытучысы Сабирҗанова Галия "Мин татарча сөйләшәм" исемле презентация күрсәтте һәм татар теленең бай, аһәңле икәнен аңлатты. Укучыларыбыз берсеннән-берсе матур шигырьләр сөйләделәр, татар теленә багышланган җырлар җырладылар, биеделәр. Кичәбезне Габдулла Тукайның "Туган тел "җыры белән тәмамладык.

Лилия Низамиева, Казаклар авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев