Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

“Балкыш”та “Җиңү язы” бәйгесе

Язларын шаулап, ярсып аккан елга суларын күргәч, сокланмыйча калган кеше бар микән?! Табигатьнең әнә шундый көчле дәрт белән ташыган, шашкан чагы һәркемне диярлек кызыксындыра, сокландыра. Тормышта әнә шулай язгы ташуга охшап яшәгән кешеләр бар. Әмма елгалардан аермалы буларак, андый кешеләрнең һәр көне, гомеренең бөтен агышы, барча гомере көчле ташу кебек...

Язларын шаулап, ярсып аккан елга суларын күргәч, сокланмыйча калган кеше бар микән?! Табигатьнең әнә шундый көчле дәрт белән ташыган, шашкан чагы һәркемне диярлек кызыксындыра, сокландыра.

Тормышта әнә шулай язгы ташуга охшап яшәгән кешеләр бар. Әмма елгалардан аермалы буларак, андый кешеләрнең һәр көне, гомеренең бөтен агышы, барча гомере көчле ташу кебек була. Һичкайчан сүрелмичә, басынкыланмыйча, үзе-нең киңлеген югалтмыйча шаулап аккан бер язгы ташу була аларның гомере. Шул кыска гына гомер яшәп тә, үзләре артыннан гаҗәеп бай иҗади мирас калдырган шәхес-ләр - халкыбызнын олуг каләм осталары иҗатына багышлап, "Балкыш" балалар иҗат йортында "Җиңү язы" дигән нәфис сүз осталары бәйгесе узды. Исеме үк әйтеп тора - бәйге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Бу көнне районыбыз мәктәплә-реннән 60 ка якын укучы узара көч сынашырга дип җыелышты. Бәйгенең төп максаты - Бөек Ватан сугышында катнашкан, батырларча һәлак булган герой шагыйрьләребезнең әдәби мирасын искә алу, аларның батырлыгына тагын бер кабат соклану, үлемсез, үзләре үлгәч тә сокланып укырлык, ятларлык, кабатланмас әсәрләрен тамашачыга җиткерү иде. Чара матур бер тамашага әверелде. Дошманны сүз һәм җыр белән җиңгән бөек шәхесләребезнең шигырьләрен укучылар аеруча тырышлык һәм дулкынлану белән башкардылар. Туган илгә сөю һәм дошманга нәфрәт белән язылган шигырь-ләрне тыңлаганда күзләр дымланды, күңелләр тулды. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән озатылды.

Бәйге бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Алдан ук мәктәпләргә бәйгенең оештыру тәртибе җибәрелде, махсус бүләкләр әзерләнде.

Биектау мәгариф бүлеге территориаль профсоюз оешмасы җитәкчесе Эльза Сабировага бүләкләр өчен аерым рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә. Чөнки бәйгедән һәр катнашучы да илһамланып, бүләк белән кайтып китте.

Уйландырды да, моңландырды да бу чара. Без чыннан да бик бәхетле чорда яшибез. Илебез күге инде 70 ел буена аяз. Әммә, 4 ел буе коточкыч сугыш дәвамында халкыбыз тудырган батырлыклар, кичергән газаплар 70 ел буена да, йөз, мең ел буена да онытылырлык түгел! Батырларның исемнәре халык хәтеренә, китапларга, мәрмәрләргә уелып язылган. Аларны хөрмәтләп искә алабыз. Батырлар турында китапларны без кат-кат укыйбыз, аларның шигырьләрен кат-кат ятлыйбыз! Каһарманнар даны мәңгелек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев