КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кыш бабай бүләкләре
Кыш бабай белән Кар кызының килүе Чыпчык авыл җирлеге территориясендә яшәүче тыл хезмәтчәннәре, солдат толлары, сугыш чоры балалары өчен көтелмәгән күңелле яңалык булды. Котлаулар, нык сәламәтлек, башка матур теләкләр белән бергә аларга истәлекле сувенирлар да тапшырдылар. Әкият геройлары өлкән кешеләрнең кәефен күтәрде, аларның күңелләрендә уңай тәэсирләр уятты. Әлеге чараны оештыручылар...
-
“Биектау” – хоккей турниры җиңүчесе
Декабрьнең 17 сеннән 20 сенә кадәр "Биектау" Боз сараенда 2005 елда туган үсмер малайлар арасында район башлыгы призына алкалы хоккей турниры уздырылды. Боз мәйданчыгында Биектау районының "Биектау", Казанның "Авиатор" һәм "Волна", Волжскиның "Ариадна", Яшел Үзәннең "Тигры" һәм Бөгелмәнең "Арыслан" командалары очрашты. Көндәшләр бер-берсенең мөм-кинлекләрен яхшы белә, шуңа күрә, алдынгы булу...
-
Газетага язылу тәмамланып килә
"Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" район газетасына язылу тәмамланырга нибары ун көн калып бара. Бүген, башкарылган эшкә күпмедер дәрәҗәдә йомгак ясап, җиткерелгән планнарны 100 һәм аннан күбрәк процентка үтәгән Олы Битаман, Ямаширмә, Иске-Казан, Суыксу, Алан-Бәксәр һәм Семиозерка авыл җирлекләрен уңай яктан билгеләп үтәргә була. Ә менә планлаштырылган үрне яулар өчен...
-
Рүзәл җиңүгә үз өлешен кертте
Теләчедә 1997-99 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге тәмамланды. Ярышларда дөньяның төрле илләреннән килгән спортчылар катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы спортчылары, 17 алтын медаль отып, гомумкоманда зачетында җиңү яуладылар. Татарстан Республикасы вәкилләре 10 алтын, 7 көмеш һәм 9 бронза медальгә ия булдылар. Суыксу егете...
-
Светофор куела
Казан-Малмыж юлында безнең район территориясендә тагын бер светофор урнаштыру эшләре бара. Тикшерүләр күрсәткәнчә, Каменка янындагы юл чаты иң куркынычлардан санала. Анда Казан, Арча һәм Дөбъяз ягыннан килүче машиналар агымы очраша. Юл хәрәкәте бигрәк тә җәен, кешеләр дачаларына ашыккан ял һәм бәйрәм көннәрендә көчәя. Шуңа күрә бу урында светофор күптән кирәк...
-
Имамнарга шәһадәтнамәләр тапшырылды
Чәршәмбе, 10 декабрьдә безнең районга Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Ул Биектау авылы мәчетендә авыл имамнары белән очрашты. Очрашуны районның имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин ачты. Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәтнең безнең төбәккә килүенең төп максаты районыбыз имамнарына шәһа-дәтнамәләр тапшыру иде. Очрашу Коръән сүрәләрен укудан һәм...
-
Район Советы утырышы
2014 елның 8 декабрендә Биектау муниципаль район Советының 44 нче утырышы булды. Аны район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Утырыш эшендә район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, район службалары, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. Депутатлар бертавыштан 2015 елга һәм 2016-2017 елларның пландагы чорына Биектау...
-
Тормыш яме – безнең әнкәйләр
Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе Ямаширмә авылы мәдәният йортында кызыклы тамаша, котлау хатлары укып, алдан бирелгән сораулар буенча чакырылган үзеш-чәннәр чыгышы белән билгеләп үтелде. Бу кичтә авыл мәдәният йортының тамаша залы шыгрым тулы иде. Әниләр, сабыйларын әтиләренә тапшырып, тамаша залына узып, концерт карарга ашыксалар, әти-ләр үз вакытларын сабыйларын юатып, фойеда...
-
Өметләнергә, ышанырга һәм яшәргә
Инвалидлар ункөнлегендә районда ел саен хәйрия марафоны уздырыла. Быел да ул "Йөрәктән йөрәккә" дигән девиз белән оештырылды. 3 декабрьдә үзәк мәдәният йортына райондагы оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, мәктәп директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, әти-әниләре белән инвалид балалар җыелды. Зал уртасына хәйрия акчасын салу өчен үтә күренмәле зур савыт куелган иде. Ул...
-
Диплом белән бүләкләнде
"Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" дигән исемне яулау өчен уздырылган республика конкурсына йомгак ясалды. Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рамил Низамиев III нче дәрә-җә Диплом белән бүләкләнде. Агымдагы ел башында Рамил Сәлим улына тәрбиягә Суыксу урта мәктәбенең спиртлы эчемлекләр кулланган өчен полициянең балигъ булмаганнар эшләре инспекциясендә исәпкә алынган 9 нчы сыйныф укучысы...
-
Биектауга иң көчлеләр җыелды
Гер спорты буенча СССР һәм РСФСРның спорт мастеры Таһир Биккениев истәлегенә багышланган республика ярышлары быел гадәттәгедән иртәрәк узды. Әмма катнашучылар саны кимемәде, киресенчә: узган ел турнирда 11 команда катнашкан булса, быел алар инде 16 га җитте. Татарстанның 17 районыннан, Казан, Чистай, Түбән Кама, Зәй, Азнакай, Минзәлә, күршедәге Чувашиядән 162 катнашучы...
-
Бердәм һәм актив булырга
"Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлегенең 23 нче конференциясенең көн тәртибенә ике мәсьәлә кертелгән иде - җирле бүлекнең ТР Дәүләт Советын сайлауларда катнашуы һәм партиянең Биектау бүлеге сәяси советы составына үзгәреш-ләр кертү. Утырышны партиянең җирле бүлеге секретаре Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Конференциядә ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил Садриев һәм Разия...
-
Тиздән монда мәдрәсә булачак
Безнең районда эш визиты белән Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов булды. Аны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин каршы алды һәм район буенча озатып йөрде. Депутат кайбер объектларга, аерым алганда "Биектау" Боз сараена, Ямаширмәдәге "Йолдыз" һәм Биектау авылындагы "Сандугач" - яңа балалар бакчаларына барды. Һәркайда да хезмәт коллективлары...
-
“Наркотиксыз тормыш” акциясе башланды
Татарстан Республикасының наркотикларга каршы комиссиясе карары нигезендә һәм төрле катнашмалар (спайслар) тартып, психикага йогынты ясаучы матдәләр кулланып, күп кешенең агулануы, гражданнарның тормышы һәм сәламәтлегенең куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми торган әлеге матдәләрне сату фактлары булу сәбәпле, Татарстанда "Наркотиксыз тормыш" республика акциясе уздырыла. Хәзерге вакытта хокук саклау органнарының тырышлыгы гомумән алганда наркобизнесның...
-
Бүләкләр уйнатыла
2015 елның беренче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте басмаларына язылучылар арасында конкурс агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итә. Җиңүчегә төп приз - Apple iPad Air 64. Шулай ук өстәмә өч приз - санлы Samsung фотоаппараты һәм 50 кызыксындыру призы тапшырылачак. Моннан алдагы язылу кампаниясендә шушындый конкурста призны безнең районда...