Рүзәл җиңүгә үз өлешен кертте
Теләчедә 1997-99 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге тәмамланды. Ярышларда дөньяның төрле илләреннән килгән спортчылар катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы спортчылары, 17 алтын медаль отып, гомумкоманда зачетында җиңү яуладылар. Татарстан Республикасы вәкилләре 10 алтын, 7 көмеш һәм 9 бронза медальгә ия булдылар. Суыксу егете...
Теләчедә 1997-99 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге тәмамланды. Ярышларда дөньяның төрле илләреннән килгән спортчылар катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы спортчылары, 17 алтын медаль отып, гомумкоманда зачетында җиңү яуладылар. Татарстан Республикасы вәкилләре 10 алтын, 7 көмеш һәм 9 бронза медальгә ия булдылар.
Суыксу егете Рүзәл Сафин Россия командасы составында ярышты һәм команда җиңүенә ул да үзеннән лаеклы өлеш кертте. Дөнья беренчелегендә катнашу өчен спортчыларны сайлауга мөнәсәбәт бик җитди булды. Әмма безнең Рүзәлгә 95 килограммга кадәрле авырлыкта 1997-99 елгы үсмерләр арасында Россия командасы составына керү бәхете елмайды. Лидерлык өчен көрәш Үзбәкстан, Казагыстан, Теләчедән килгән көрәшчеләр һәм безнең Рүзәл арасында нык кызды.
Ярыш башланып кына киткәндә Рүзәл Сафин уңышсызлыкка очрады, Теләче егетенә оттырды. Әмма инде икенче һәм өченче очрашулар аның җиңүе белән тәмамланды. Рүзәл Сафин баллар саны буенча Үзбәкстан һәм Казагыстан көрәшчеләрен җиңде. - Рүзәл әйбәт чыгыш ясады. Әмма Теләче егетенә беренче тапкыр оттыруы турнирга йомгак ясаганда аның файдасына булмады, - диде Рүзәлнең тренеры, Суыксу урта мәктәбе укытучысы Ринат Нурулла улы Минуллин. - Үзбәкстан көрәшчесе Сафинга оттырса да, беренче урынны аңа бирделәр. Казах егете икенче урында. Алтын медаль яуларлык мөмкинлек-өметләр булса да, Рүзәлгә өченче урын гына эләкте.
- Минем дөнья беренчелеге кебек зур бәйгеләрдә әле беренче генә тапкыр катнашуым, - диде Рүзәл Сафин. - Бу гаять җаваплы һәм, көрәшче буларак, минем өчен файдалы. Киләсе ярышларга әйбәтрәк әзерләнергә кирәк, хаталарны төзәтү өстендә эшләячәкмен.
Спорт белән Рүзәл укытучысы, Суыксу урта мәктәбендә көрәш секциясен алып баручы Ринат Нурулла улы йогынтысында мавыга башлаган.
Табигать тарафыннан нык һәм көчле итеп яратылган үсмер көчен дөрес итеп кулланырга, уңышка ирешергә өйрәнгән. Хәзерге вакытта Рүзәл 70 нче Усад һөнәр училищесында белем ала, аннан тракторчы-машинист һөнәрен алып чыгачак. Рүзәлнең тренеры Ринат Минуллин егетне киләчәге өметле спортчы дип саный, системалы рәвештә тырышып шөгыльләнгәндә аның тагын да яхшырак нәти-җәләргә ирешәчәгенә ышана. Билбау көрәше Федерациясе, Россия командасы составына кертеп, яшь спортчыга ышаныч күр-сәткән. Һәм Рүзәл бу ышанычны аклады. Бронза медаль аның спорттагы казанышларының әле башлангычы гына, алда көмеш тә, алтын да булыр, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев