Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Имамнарга шәһадәтнамәләр тапшырылды

Чәршәмбе, 10 декабрьдә безнең районга Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Ул Биектау авылы мәчетендә авыл имамнары белән очрашты. Очрашуны районның имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин ачты. Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәтнең безнең төбәккә килүенең төп максаты районыбыз имамнарына шәһа-дәтнамәләр тапшыру иде. Очрашу Коръән сүрәләрен укудан һәм...

Чәршәмбе, 10 декабрьдә безнең районга Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Ул Биектау авылы мәчетендә авыл имамнары белән очрашты. Очрашуны районның имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин ачты.

Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәтнең безнең төбәккә килүенең төп максаты районыбыз имамнарына шәһа-дәтнамәләр тапшыру иде. Очрашу Коръән сүрәләрен укудан һәм Камил хәзрәтнең мәгънәле вәгазеннән башланды. Ул республикада мәчетләр салуның дәвам иттерелүен һәм аларның үз эшләрен активлаштырып җибәрүен канәгатьлек хисе белән билгеләп үтте.

- Моннан егерме ел элек Татарстанда нибарысы 24 мәчет бар иде, ә хәзер алар 1535, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә генә дә 70 мәчет эшләп тора, - дип сөйләде ул. - Без дүрт елга бер тапкыр мәчетләр һәм аларның имамнарына яңадан теркәлү уздырабыз. Аллага шөкер, сезнең районда әлеге эш оешкан төстә уздырылды һәм бүген утыздан артык имам шәһадәтнамә алачак.

Камил хәзрәт үзенең вәгазендә белем алуның һәм Ходай Тәгалә йортында укуларны оештыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
- Ни өчен дин сүлпәнәеп, юкка чыкты? - дигән сорау куйды ул һәм җавабын да үзе бирде:

- Моның дүрт сәбәбе бар. Беренчесе - эш-гамәлләр белемгә таянып башкарылмады. Икенчедән - аларны ничек эшләргә кирәклеген белмичә башкарылды. Өченчедән - укымау, белем тупларга теләк тә булмау. Дүртенчедән - теләге булганнарга белем алырга ирек бирелмәү. Хәзер, Аллага шөкер, яхшы мәчетләр торгызыла, аларда өлкән буынга да, яшьләргә дә укуны оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу мөмкинлектән тулысынча файдаланырга кирәк. Сез бүген алачак шәһадәтнамәләр үз мәхәлләгездә исламның барлык йолаларын җиренә җиткереп үтәү хокукы бирә.

Реклама

Шәһадәтнамәләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тапшырды.
Имамнар арасында яшьләрнең күп булуына игътибар итми мөмкин түгел. Шәһадәтнамәләр Галимулла хәзрәт Хәбибуллин, Равил хәзрәт Яруллин, Рәшид хәзрәт Мөбарәкҗанов, Салихҗан хәзрәт Шакирҗанов, Әдһәм хәзрәт Дәминов кебек тәҗрибәле муллаларга да, шулай ук Фәрит хәзрәт Шәрәпов, Алмаз хәзрәт Шәйдуллин, Ирек хәзрәт Исмәгыйлев, Руслан хәзрәт Таһиров кебек яшьләргә дә бирелде.

Тәлгать хәзрәт Гайфуллин Татарстан мөфтие кулыннан Биектау районы имам-мөхтәсибе шәһадәтнамәсен алды.
Очрашуда казый Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина катнашты.

Очрашу тәмамланганнан соң Камил хәзрәт Сәмигуллин Биектау авылында мәдрәсә төзелешен карады һәм Күлле бистәсе мәчетенең эше белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев