Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Диплом белән бүләкләнде

"Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" дигән исемне яулау өчен уздырылган республика конкурсына йомгак ясалды. Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рамил Низамиев III нче дәрә-җә Диплом белән бүләкләнде. Агымдагы ел башында Рамил Сәлим улына тәрбиягә Суыксу урта мәктәбенең спиртлы эчемлекләр кулланган өчен полициянең балигъ булмаганнар эшләре инспекциясендә исәпкә алынган 9 нчы сыйныф укучысы...

"Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" дигән исемне яулау өчен уздырылган республика конкурсына йомгак ясалды. Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рамил Низамиев III нче дәрә-җә Диплом белән бүләкләнде.

Агымдагы ел башында Рамил Сәлим улына тәрбиягә Суыксу урта мәктәбенең спиртлы эчемлекләр кулланган өчен полициянең балигъ булмаганнар эшләре инспекциясендә исәпкә алынган 9 нчы сыйныф укучысы билгеләнгән иде. Үсмер күп балалы, катлаулы гаиләдә яши. Рамил Низамиев малай белән аның өендә, җәмәгать урыннарында, мәктәптә очрашты, укуы, нинди түгәрәкләргә йөрүе белән кызыксынып торды, әңгәмәләр уздырды. Ноябрьдә, хатасын төзәтеп, тәртибе уңай якка үзгәргән үсмерне исәптән төшерделәр.

Район комиссиясе Рамил Низамиев кандидатурасын республика конкурсында катнашырга тәкъдим итте. Ул башта читтән торып уздырылган этапта катнаша, реабилитация программасы, минем кызыксынулар дигән һәм башка бүлекләр булган презентация әзерли. Конкурска җибәрелгән илледән артык эшнең 25е сайлап алына. Шулар арасында безнең район вәкиленеке дә бар. Ни кызганыч, Рамил Сәлим улы, авырып китүе сәбәпле, финал очрашуларында катнаша алмады, әмма җибәрелгән материаллары нигезендә, аңа "Тормышка юллама" ("Путевка в жизнь") номинациясендә өченче урын бирелгән һәм III нче дәрәҗә Диплом тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев