Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Кыш бабай бүләкләре

Кыш бабай белән Кар кызының килүе Чыпчык авыл җирлеге территориясендә яшәүче тыл хезмәтчәннәре, солдат толлары, сугыш чоры балалары өчен көтелмәгән күңелле яңалык булды. Котлаулар, нык сәламәтлек, башка матур теләкләр белән бергә аларга истәлекле сувенирлар да тапшырдылар. Әкият геройлары өлкән кешеләрнең кәефен күтәрде, аларның күңелләрендә уңай тәэсирләр уятты. Әлеге чараны оештыручылар...

Кыш бабай белән Кар кызының килүе Чыпчык авыл җирлеге территориясендә яшәүче тыл хезмәтчәннәре, солдат толлары, сугыш чоры балалары өчен көтелмәгән күңелле яңалык булды.

Котлаулар, нык сәламәтлек, башка матур теләкләр белән бергә аларга истәлекле сувенирлар да тапшырдылар. Әкият геройлары өлкән кешеләрнең кәефен күтәрде, аларның күңелләрендә уңай тәэсирләр уятты.

Әлеге чараны оештыручылар һәм катнашучылар - Чыпчык авыл җирлеге, авыл мәдәният йорты, урта мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре. Бу акция Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында уздырылды.

Фото http://aramgurum.ru/oboi/ded_moroz_darit_podarki

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев