Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Тормыш яме – безнең әнкәйләр

Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе Ямаширмә авылы мәдәният йортында кызыклы тамаша, котлау хатлары укып, алдан бирелгән сораулар буенча чакырылган үзеш-чәннәр чыгышы белән билгеләп үтелде. Бу кичтә авыл мәдәният йортының тамаша залы шыгрым тулы иде. Әниләр, сабыйларын әтиләренә тапшырып, тамаша залына узып, концерт карарга ашыксалар, әти-ләр үз вакытларын сабыйларын юатып, фойеда...

Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе Ямаширмә авылы мәдәният йортында кызыклы тамаша, котлау хатлары укып, алдан бирелгән сораулар буенча чакырылган үзеш-чәннәр чыгышы белән билгеләп үтелде.

Бу кичтә авыл мәдәният йортының тамаша залы шыгрым тулы иде. Әниләр, сабыйларын әтиләренә тапшырып, тамаша залына узып, концерт карарга ашыксалар, әти-ләр үз вакытларын сабыйларын юатып, фойеда алар өчен чит-ят булган урыннарны, стендларны күзәтеп, концерт тыңлап, арлы-бирле йөреп үт-кәрделәр. Ә аларның буй җиткән балалары, оныклары чәчәк бәйләмнәре күтәреп, әниләрне сәхнәдән зурлап котларга дип, сәхнәгә ашыктылар. Бу көнне сәхнә бизәлеше дә бик үзенчәлекле итеп эшләнгән иде. Сәхнәнең бер ягында ТНВ телерадиокомпаниясенең алып баручысы Салават Гәрәев "Йөрәктән йөрәккә" тапшыруында "Җәннәт әниләрнең аяк астында" дип аталган программасын алып барса, сәхнәнең икенче ягында Татар радиосы ди-джее Филсинә Сәгъдиева турыдан-туры эфирда СМС-котлаулар кабул итеп, аларны тамашачыларга җиткерде. Нәкъ менә шушындый итеп оештыру бәйрәмнең тантаналылыгын тагын да арттырды һәм театрларда гына була торган күтәренкелек рухы тудырды.

Иң беренче эш итеп Ямаширмә авылында 2014 елда тәүге тапкыр әни булганнар Айгөл Шәмсиева, Эльвира Сәмигуллина, Гүзәл Нургалиева, Алсу Хөснетдинова, Рузилә Закирова, Ләйсән Әгъзамова, Миләүшә Хәсәнова, Алсу Әхмәтҗанованы котлап, аларның сабыйлары белән төш-кән, тормышларындагы иң гүзәл мизгелләрен сәхнә уртасындагы зур экраннан күрсәттеләр. Татар Урматыннан Радик Гыйльманов башкарган җыр алар өчен музыкаль сәлам булды.

Залда утыручы барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, сүзне Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Камил улы Мөхтәров дәвам итте. Ул барлык әниләргә исәнлек-саулык, бала бәхетен тоеп, тату, матур яшәүләрен теләде. Зал аның теләкләрен җылы алкышлар белән кабул итте. Һәм шул теләкләрне тамашачы күңеленә үзенең җыры белән Альбина Хәйруллина салды.
Кичәнең сәламләү өлешеннән соң, ТНВ телерадиокомпаниясе белән татар радиосы үзләренең тапшыруларын башлап җибәрделәр. Татар радиосы иң беренче СМС-хәбәргә тукталды. Аны авылыбызда ихтирамга лаек кеше, һәрдаим мәдәни чараларда катнашып килгән Минҗофар Гарәфи кызы Шакирова исеменә кызы Нурия, кияве Фәнил, оныклары Айзилә, Нәфисә, Гөлфинә җибәргән иде. Минҗофар апа хөрмәтенә музыкаль бүләк итеп Әлфия Идрисова башкаруында җыр җырланды. Чираттагы котлау ТНВ телерадиокомпаниясеннән Гөлзада Вәлиуллинага багышланган иде. Аны әниләренә уллары Илнар, Ленар, киленнәре Гөлшат, Алия, оныклары Әлфинә, Элина, Әлфиз, Кәрим юллаган иде. Шундый ук котлаулар балаларыннан Дамира Әнвәр кызы Гәрәевага, Филсинә Әгъләм кызы Сәгъдиевага да килде. Музыкаль сәламнәр Наҗия Нигъмәтуллина һәм Альбина Хәйруллина башкаруында яңгырады. Бәйрәмне алып баручы Салават Гәрәев сәхнәдән әнисе Фәридә Рәүф кызын котлады һәм музыкаль фото-бизәлеш белән үзе иҗат иткән шигырен залда утыручы барча әниләргә җиткерде.

Экранда әниләр, аларның катлаулы хезмәте турында фотосурәтләр алышынып торды, тамашачылар аларны популяр татар җырларын тыңлый-тыңлый карадылар. Алар Лилия Хәмидуллина җитәкчелегендәге "Күңелле балачак" хореография төркеме чыгышын көчле алкышлар белән каршыладылар. Группа шушы көн өчен махсус бәйрәм номеры әзерләгән. Аннары сәхнәдән Илүсә Кәлимуллина, Венера Шәмсиеваларның исемнәре яңгырады. Аларны балалары ихлас күңелдән Әниләр көне белән котладылар. Чираттагы хат Фидания белән Дәүләт Сәмигуллиннарга багышланган иде. Аларда бу көнне икеләтә, хәтта өчләтә бәйрәм. Әниләр бәйрәме белән бергә аларның икесенең дә туган көннәре. Аларны шушы истәлекле көн белән кызлары Альбина, уллары Альберт, кияүләре Нурислам, киленнәре Гөлнур, шулай ук алты оныклары котлаган. Оныклары Алина Батталова аларга музыкаль бүләк юллаган.

Бәйрәм азагына якынлашканда залның көчле алкышларына күмелеп, сәхнәгә "Чияләр" ансамблендә катнашучылар күтәрелде. Бу музыкаль коллектив оешканга әле нибары өч кенә ел. Шушы кыска гына вакыт эчендә ансамбль туган авылларында гына түгел, районда да тамашачыларның мәхәббәтен һәм хөрмәтен казанырга өлгерде. Алар районның фольклор ансамбльләр фестивалендә беренче урынны алдылар, Шәп-шедә узган республика буенча "Түгәрәк уен" фольклор фестивалендә катнаштылар, район Сабантуенда, Казан Сабантуенда, Иске-Казан музеенда татар киносы кунакларын кабул итүдә һәм "Балкыш" республика фестиваленең Арчада узган зона бәйгесендә катнашып, грамоталар, дипломнар белән бүләкләнделәр.

Кичә азагында барлык башкаручылар бергәләп әни турындагы җырны җырладылар. Тамашачылар артистларны һәм бәйрәмне алып баручыларны аягурә басып алкышладылар. Тәм-томнар белән чәй табыны да әзерләнгән иде. Бу турыда мәдәният хезмәткәрләре алдан ук кайгыртканнар. Ямаширмәлеләр шушындый күңелле кичә оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев