Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

“Биектау” – хоккей турниры җиңүчесе

Декабрьнең 17 сеннән 20 сенә кадәр "Биектау" Боз сараенда 2005 елда туган үсмер малайлар арасында район башлыгы призына алкалы хоккей турниры уздырылды. Боз мәйданчыгында Биектау районының "Биектау", Казанның "Авиатор" һәм "Волна", Волжскиның "Ариадна", Яшел Үзәннең "Тигры" һәм Бөгелмәнең "Арыслан" командалары очрашты. Көндәшләр бер-берсенең мөм-кинлекләрен яхшы белә, шуңа күрә, алдынгы булу...

Декабрьнең 17 сеннән 20 сенә кадәр "Биектау" Боз сараенда 2005 елда туган үсмер малайлар арасында район башлыгы призына алкалы хоккей турниры уздырылды.

Боз мәйданчыгында Биектау районының "Биектау", Казанның "Авиатор" һәм "Волна", Волжскиның "Ариадна", Яшел Үзәннең "Тигры" һәм Бөгелмәнең "Арыслан" командалары очрашты. Көндәшләр бер-берсенең мөм-кинлекләрен яхшы белә, шуңа күрә, алдынгы булу өчен, беренче көннән үк киеренке көрәш башланды.

Беренче көнне үк биектаулылар ышанычлы уен күрсәтте. "Тигры"га каршы уйнаганда, очрашуда кунаклар 7:1 исәбе белән тар-мар ителде. Боз хуҗаларына бөгелмәлеләр дә бирелергә мәҗбүр булды, исәп - 3:1.

Реклама

Казан хоккейчыларын җиңү биектаулыларга җиңел бирелмәде. Турнирның өченче көнендә "Биектау" "Авиатор"-ны 2:1 исәбе белән җиңде. Финалда "Волна" белән очраштылар. Көндәшләрнең көче тигез иде. Казанлылар безнең хоккейчыларның капкасына ике алка кертә алды. Аларга җавап итеп, "Биектау" өч гол кертте. Нәтиҗәдә, беренче призлы урын Биектау командасына эләкте. Икенче урында - "Арыслан" (Бө-гелмә), өченчедә - "Ариадна" (Волжск). Хоккейчыларыбызны лаеклы җиңүләре белән котлап, киләчәктә дә уңышлы уеннар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев