КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сәгать телләрен артка күчерәбез
26 октябрьдә Татарстан халкы сәгать телләрен бер сәгатькә артка күчерә. 26 октябрьдә, Россия Федерациясендәге күпчелек төбәкләр кебек үк, Татарстанда яшәүчеләр сәгать укларын бер сәгатькә артка күчереп, кышкы вакытка кайтачаклар. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 30 сентябрендә кабул иткән 1001 нче номерлы карары нигезендә 2014 елның 26 октябрендә сәгать 2 дә...
-
Игеннәрне уруда иң алдынгылар аерым билгеләп үтелде
Быел безнең районда урып-җыю оешкан төстә узды. Һәр өч көн саен эш йомгаклары буенча комбайнчылар һәм шоферларга премияләр тапшыру анда катнашучылар өчен тагын да ныграк тырышырга этәргеч булды. Алар барлык кыенлыкларны җиңә алдылар. Нигездә игенчеләрдән берәү дә игътибар үзәгеннән читтә калмады. Авыл хуҗалыгы елы тәмамланганнан соң оештырылган Уңыш бәйрәмендә тырыш...
-
Яшьләр китапка тартыла
Илебездә "Китап һәм укуны алга җибәрүнең милли программасы" кабул ителде, ә 2014 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Мәдәният елы дип игълан ителде. Фән эшлеклеләре укуга карата кызыксынуны көчәйтү, укыла торган әдәбиятның сыйфатын һәм төрлелеген арттыру өчен шартлар тудырырга тырышкан арада, тормыш һәр нәрсәне үзенчә хәл итә. Һәм ул шулай яхшырак...
-
Шәпше терлекчеләре тәҗрибәсен өйрәнделәр
Чәршәмбе көнне "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте базасында терлекчеләрнең республика семинар-киңәшмәсе булды. Нәселле терлек үс-терүче хуҗалыкларның 2014 нче елның тугыз айдагы эшчәнлек йомгакларына багышланган киңәш-мәгә республиканың барлык районнарыннан авыл хуҗалыгы идарәләре һәм хуҗалык җитәкчеләре чакырылган иде. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министрның...
-
Тренер Тюрин чемпионнар тәрбияли
Быелгы спорт сезоны Биектау футболчылары өчен уңышлы булды. Яшүсмерләрнең һәм өлкәннәрнең җыелма командалары - районнан берьюлы ике команда югары титуллар яуладылар. Бу уңышта футбол кырына уенчы булып беренче тапкыр җиде яшендә чыккан тренер Станислав Тюринның өлеше гаять зур. - Үз вакытында мин ярыйсы гына әйбәт уенчы булып саналдым, җыелма команда...
-
Рөстәм Миңнеханов: “Әгәр дә без авылга ярдәм итмәсәк, нигезебезне какшатачакбыз”
Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать көне уңаеннан Татарстан Президенты исеменнән тантаналы очрашу уздырылды. Анда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты. Делегация составына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов, районның алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләреннән "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры...
-
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре бара
Татарстанда импортны алмаштыру һәм авыл хуҗалыгы продукцияләренә бәяләр артуга юл куймау мәсьә-ләләре буенча оператив штаб оештырылды. Мәгълүм булганча, 2014 елның 6 нчы августында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның "Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатында аерым махсус икътисади чаралар куллану турында"гы Указы чыкты. Азык-төлеккә бәяләр артуга юл куймауга юнәлдерелгән чараларның берсе...
-
Өлкәннәргә – хөрмәт һәм дан
1 октябрьдә бөтен дөнья Халыкара өлкән-нәр көнен билгеләп үтте. Хәзерге буынның игътибарын иң төп кыйммәтләрнең берсенә - олыларны хөрмәт итүгә юнәл-тер өчен гамәлгә кертелгән бәйрәм ул. Үзебез яшь чакта, картлык турында уйлап та карамыйбыз, ул әллә кайда еракта кебек тоела. Гомер агышын сизмибез, беркайчан да картаймаячагыбызга балаларча самимилек белән ышанып...
-
Депутат бүләген тапшырдылар
Халыкара өлкәннәр көне алдыннан, Каенлык авыл җирлегендә ялгыз яшәүче өлкәннәр бу дата уңаеннан котлаулар һәм бүләкләр алды. ТР Дәүләт Советының «Бердәм Россия» партиясеннән сайланган депутаты - «ГазпромТрансгаз Казан» генераль директоры Рәфкать Кантюков исеменнән бүләкләрне аларга депутат ярдәмчесе Гүзәл Минкина тапшырды. Бу көнне өч ветеранның өендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова...
-
Район газетасына арзанрак бәядән язылырга мөмкин
2014 елның 25 сентябреннән 4 октябренә кадәр "Бөтенроссия язылу ункөнлеге" уздырыла. Шушы ункөнлек барышында "Высокогорские вести" - "Биектау хәбәр-ләре"нә дә ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Район газетасына, 20 процентлы ташламаны исәпкә алып, ярты елга 394 сум 74 тиеннән язылып була. Хөрмәтле газета укучылар! Сезне әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга һәм газетага арзанрак...
-
Өлкәннәр көне алдыннан – ярминкә
Гадәткә кергән көзге авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсен районыбыз халкы түземсезлек белән көтеп ала. Яшелчә, бәрәңге ит һәм сөт продуктларын кыш буена җитәрлек итеп кулай бәядән алып калу өчен яхшы мөмкинлек бу. Җитештерүчеләргә дә әйбәт: товарларын, шәһәрләргә барып тормыйча, үзебездә генә саталар. Быелгы ярминкә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде, шуңа күрә...
-
Газетага язылу бара
2015 нче елга яраткан газета-журналларга язылу турында кайгырта башларга вакыт. Биектаулылардан дистәләгән кеше "Высокогорские вести" - "Биектау хәбәрләре" газетасына язылды да инде. Мәмдәл, Дөбъяз, Олы Кавал, Алан-Бәксәр авыл җирлекләре әлеге юнәлештә актив эшлиләр. Газетага районыбызның теләсә кайсы почта бүлегендә яки хат ташучыларда язылырга мөмкин. Газета бәясе 2014 елның икенче яртыеллыгындагы...
-
Көзге кайгыртучанлык
15 нче сентябрьдән "Көзге кайгыртучанлык" акциясе башланды. Аның максаты - өлкән яшьтәге ялгызларга - өйләренә барып, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тәрбиясендәге кешеләргә кышка әзерләнергә ярдәм итү. "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү Үзәге хезмәткәрләре ай дәвамында үз тәрбиясендәгеләрнең өйләрен җыештырачаклар, тәрәзәләрен чистартып, җылытачаклар, пәрдәләрен юып эләчәкләр. Әлеге акция барышында шулай...
-
Мәчет өстендә ярымай калыкты
Инеш бистәсендә яшәүчеләр бу көннәрдә зур шатлык хисләре кичерәләр. Төзелеп килә торган мәчет манарасына узган җомгада ярымай куйдылар. Районда мәчетләр саны ел саен бергә яки икегә арта бара. Ходай Тәгалә йортлары халыкның үз тырышлыгы бәрабәренә һәм мәрхәмәтле оешма һәм предприятие җитәкчеләре биргән акчага төзелә. Инеш поселогы мәчете белән дә нәкъ...
-
Хаҗга барачаклар
Мөселманнарның иң зур бәй-рәмнәреннән берсе булган Корбан бәйрәмен быел 4 нче октябрьдә билгеләп үтәчәкләр. Коръәннең биш төп таләбенең берсе - хаҗ кылу. Сентябрь азагында хаҗ кылучыларны төркемләп Мәккәгә җибәрә башлаячаклар. Татарстан Республикасының ДУМ пресс-хезмәте хәбәр иткәнчә, Россиядән 16,4 мең кеше хаҗга барачак (узган ел 20,5 мең булган). Татарстан өчен квота...