Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Өметләнергә, ышанырга һәм яшәргә

Инвалидлар ункөнлегендә районда ел саен хәйрия марафоны уздырыла. Быел да ул "Йөрәктән йөрәккә" дигән девиз белән оештырылды. 3 декабрьдә үзәк мәдәният йортына райондагы оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, мәктәп директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, әти-әниләре белән инвалид балалар җыелды. Зал уртасына хәйрия акчасын салу өчен үтә күренмәле зур савыт куелган иде. Ул...

Инвалидлар ункөнлегендә районда ел саен хәйрия марафоны уздырыла. Быел да ул "Йөрәктән йөрәккә" дигән девиз белән оештырылды. 3 декабрьдә үзәк мәдәният йортына райондагы оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, мәктәп директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, әти-әниләре белән инвалид балалар җыелды.

Зал уртасына хәйрия акчасын салу өчен үтә күренмәле зур савыт куелган иде. Ул әле чара башланганчы ук тулылана башлады. "Йөрәк-тән йөрәккә" дигән язулы конвертларны шул савытка салырга теләүчеләрдән хәтта чират барлыкка килде. Алгы рәтләргә физик мөмкинлекләре чикле балалары белән әти-әниләр утырды.

- 1992 елның 3 декабре Халыкара инвалидлар көне дип игълан ителде, - дип башладылар сүзләрен чараны алып баручылар Гүзәл Абдуллаҗанова белән Йолдыз Шакирова. - Бу көн мөмкинлекләре чикле кешеләрне борчыган проблемаларга җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, андый кешеләрнең ныклыгына, аларның нинди зур ихтыяр көченә ия булуларына соклану өчен кирәк.
Биектау районында 4 мең инвалид яши. Хәйрия марафонына гаиләләре матди ярдәмгә мохтаҗ 10 бала чакырылган иде. Алдан ук, акциядә катнашуларын үтенеп, предприятиеләргә, оешмаларга, эшмәкәрләргә һәм район халкына чакыру хатлары юлланды.
- Мондый акция районда ел саен уздырыла. Кешеләрнең, башкалар кайгысын аңлап, марафонда актив катнашуларын күрү шатлык хисләре уята, - диде, марафонны ачканда Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов. - Акциянең максаты изге. Мондый кешеләр безнең матди дә, рухи да ярдәмебезгә мохтаҗлар. Әйдәгез, җылы хисләребезне, ягымлы карашыбызны, кайгыртучанлыгыбызны кызганмыйк. Район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин исеменнән марафонда катнашырга чакыруга битараф калмаучыларның барысына да рәхмәт белдерәм. Җыелган акча балаларга булачак, алар шатлансыннар, күңелләре яктырып, җылынып китсен, - дип ассызыклап үтте Илнар Ильяс улы.

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр аралашып яши алмыйлар. Еш кына аларның көннәре, айлары, еллары гел өйдә генә уза. Инвалид балаларга бигрәк тә яшь-тәшләре белән аралашу, шушындый чараларда, бәйрәмнәрдә катнашу җитми. Менә бу марафонны да балаларга уңай хисләр бирерлек итеп оештырганнар.

Моны бигрәк тә 1 нче Биектау урта мәктәбе укучылары тормышка ашырырга тырыштылар. Алар марафонга үз куллары белән ясаган матур-матур әйберләр белән килделәр һәм аларны беренче рәттә утыручы балаларга бүләк иттеләр. Алар үзләренең бүләкләренә йөрәк җылысын, күңел сизгерлеген дә кушканнар. Балачактан ук кешедә шундый күркәм сыйфатлар тәрбияләү гаять мөһим. "Балкыш" Балалар иҗат йорты коллективы бик шәп концерт әзерләгән. Балалар да, аларның укытучылары да марафонның башыннан азагына кадәр сәхнәдә иң яхшы концерт номерларын башкардылар. Болар Әдилә Зиннәтуллина, Эльвина Хәмитова, Айгөл Мостафина, Алиса Королева, Әдилә Габдрәкыйпова, Алинә Фәйзрахманова. Алинә Газизуллина үзенең җырын барлык катнашучыларга һәм сугыш инвалидларына багышлады. Республика конкурслары лауреаты Алинә Даутова да җырлары белән шатландырды. "Мандарин" бию студиясенә йөрүчеләр дә тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр.

Хәйрия марафонын оештыручылар районда яшәүче инвалид балалар турында видеофильм әзерләгәннәр. Бу авыру балалы гаиләләрнең ничек яшәве, аларны нинди шартларда тәрбияләүләре һәм дәвалаулары, нәрсәләргә мохтаҗ булулары турындагы чынбарлык иде. Мондый фильмнар андый гаиләләрнең тормышының чынлыкта нинди икәнлеген белү өчен кирәк. Дәүләтебез физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә зур игътибар бирә. Әмма әле андый кешеләрнең көн-дәлек тормышын, яшәешен белү өчен бөтен җәмгыятьнең дә күбрәк аңлавы кирәк. Инвалид ул күрми яки ишетми, начар йөри яки сөйләшми торган кеше түгел, ә башкалар кайгысына, мохтаҗлар үтенеченә битараф булучылар, авыр вакытта балаларын, әти-әниләрен ташлап китүчеләр дигән гыйбарә белән ничек килешмисең.

Тормышта кайвакытта, сәламәт кешеләр кыенлыклардан куркып, каушап калганда нәкъ менә инвалидлар көчлерәк, максатларына ирешүдә ныграк, тәвәккәлрәк булалар. Алып баручылар, сырхау булуларына карамастан, иҗатта, фәндә зур үрләрне яулый алган бөек кешеләрнең исемнәрен атадылар. Шулай ук Россиянең һәм Татарстанның хәйрия эшчәнлек белән шөгыльләнүче танылган кешеләренең дә исемнәре яңгырады. Болар - артистлар Константин Хабенский, Иосиф Кобзон, Чулпан Хамматова, шулай ук Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов һәм башкалар.

Социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова, марафонга йомгак ясап, анда катнашып, хәйрия акциягә үзеннән өлеш кертүче-ләрнең барысына да рәхмәт белдерде. Марафонда ел саен Коркачык ашлык кабул итү предприятиесе, хәрби комиссариат, Алаевның «Инвестн» төзелеш фирмасы, "Энергосбыт", шулай ук хакимият, башкарма комитет, районның бюджет учреждениеләре коллективлары һәм башкалар актив катнаша.

Комиссия марафонга йомгак ясады, 201 мең сумнан күбрәк акча җыелды һәм алар инвалид балалары белән килгән гаиләләргә тапшырылды. Акчаны Хәйрия фонды Советы рәисе Илнар Мөхлисов тапшырды.

Әти-әниләр исеменнән рәхмәт сүзләре белән Чулпан Агадуллина чыгыш ясады.

- Ярдәм кулы сузганнары өчен район башлыгы Рөстәм Галиулла улына, әлеге марафонны оештыручыларга рәхмәт, - диде ул. - Без балаларыбыз йөреп китәрләр, сөйләшә башларлар, дигән өмет белән яшибез. Яхшы якка аз гына үзгәреш булса да, без аңа куанабыз. Безгә җылы ярдәм сүзләре бик тә кирәк, андый чараларга чакырулары өчен бик рәхмәтлебез.

Әйе, инвалидлар өчен күп нәрсәләр эшләнә. Әмма уңайлы мохит пандуслар һәм лифтлар белән генә чикләнми. Бу мохит ачык күңелләр, ачык йөрәкләргә, эчкерсез, ихлас мөнәсәбәтләргә бай булсын. Балаларыбыз үз-ләрен җәмгыять тормышыннан читләштерелгән итеп хис итмәсеннәр.

Сүз уңаеннан:
«Йөрәктән йөрәккә» хәйрия акциясе дәвам итә. Акчаны күчерергә дә, махсус куелган савытка салырга да мөм-кин. Ул мәдәният йортыннан «Өмет» Үзәгенә күчерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев