Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Тиздән монда мәдрәсә булачак

Безнең районда эш визиты белән Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов булды. Аны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин каршы алды һәм район буенча озатып йөрде. Депутат кайбер объектларга, аерым алганда "Биектау" Боз сараена, Ямаширмәдәге "Йолдыз" һәм Биектау авылындагы "Сандугач" - яңа балалар бакчаларына барды. Һәркайда да хезмәт коллективлары...

Безнең районда эш визиты белән Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов булды. Аны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин каршы алды һәм район буенча озатып йөрде.

Депутат кайбер объектларга, аерым алганда "Биектау" Боз сараена, Ямаширмәдәге "Йолдыз" һәм Биектау авылындагы "Сандугач" - яңа балалар бакчаларына барды. Һәркайда да хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм анда эшләүчеләр белән әңгәмә уздырылды.

Район буйлап сәяхәтенең азагында Илдар Гыйльметдинов Биектау авылында төзеләчәк мәдрәсәгә беренче нигез ташын салуда катнашты. Әлеге объект хәзерге мәчеткә якын гына урнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев