Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

“Наркотиксыз тормыш” акциясе башланды

Татарстан Республикасының наркотикларга каршы комиссиясе карары нигезендә һәм төрле катнашмалар (спайслар) тартып, психикага йогынты ясаучы матдәләр кулланып, күп кешенең агулануы, гражданнарның тормышы һәм сәламәтлегенең куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми торган әлеге матдәләрне сату фактлары булу сәбәпле, Татарстанда "Наркотиксыз тормыш" республика акциясе уздырыла. Хәзерге вакытта хокук саклау органнарының тырышлыгы гомумән алганда наркобизнесның...

Татарстан Республикасының наркотикларга каршы комиссиясе карары нигезендә һәм төрле катнашмалар (спайслар) тартып, психикага йогынты ясаучы матдәләр кулланып, күп кешенең агулануы, гражданнарның тормышы һәм сәламәтлегенең куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми торган әлеге матдәләрне сату фактлары булу сәбәпле, Татарстанда "Наркотиксыз тормыш" республика акциясе уздырыла.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнарының тырышлыгы гомумән алганда наркобизнесның оешкан формаларының нигезен какшату, наркотиклар кайтару каналларын ябуга, наркотик матдәләрнең зур партияләрен законсыз әйләнештән алуга юнәлтелгән.

Белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм аларның әти-әниләре белән эшләү өчен наркотикларга каршы федераль һәм республика программаларын гамәлгә кертү бара. Массакүләм мәгълүмат чараларында сәламәт яшәү рәвешен һәм наркотик, психотроп матдәләрне куллануга тискәре мөнәсәбәт тәрбияләүне күздә тоткан җәмәгатьчелек фикерен булдыруга булышлык итүче мәкаләләр бирелә.

Шуның белән беррәттән, наркотикларның яңа төрләренең таралуы һәм үсмерләр, яшьләрнең аларны куллануы борчылу тудыра. Килеп туган хәл наркоманлыкның таралуына каршы көрәшкә, аны кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән өстәмә чаралар күрүне таләп итә.

Әлеге өлкәдәге хәлне сәламәтләндерү максатында Биектау районы прокуратурасы Биектау муниципаль районындагы наркотикларга каршы комиссия, бу проблеманы чишү белән кызыксынучы ведомстволар, җәмәгать оешмалары белән бергә район территориясендә наркотикларга каршы "Наркотиксыз тормыш" дигән девиз белән республика күләмендәге айлык - киң күләмле мәгълүмати-профилактик чара уздыру планлаштырыла.

Шунлыктан, наркотикларга бәйле җинаятьләргә һәм наркотик матдәләр, спайслар һәм психикага йогынты ясаучы матдәләрнең таралуына каршы тору мәсьәләләре буенча акция уздыруда актив катнашуыгызны сорыйбыз.

Биектау районы территориясендә гражданнарның наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше фактлары турындагы мөрәҗәгатьләрен җыю өчен тартмалар түбәндәге адреслар буенча куела:

  • Биектау тимер юл станциясе поселогы, Кооператив урамы, 5 нче йорт (Биектау муниципаль районы башкарма комитеты һәм Советы бинасы;
  • Биектау тимер юл станциясе поселогы, Совет урамы, 25 нче йорт (Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге бинасы);
  • Биектау тимер юл станциясе поселогы, Мәктәп урамы, 17 нче йорт (суд приставлары хезмәтенең район бүлеге);
  • Биектау авылы, Энергетиклар урамы, 15 нче йорт (РФ ГХМ Татарстан Республикасындагы ДУ күзәтү эшчәнлеге Идарәсенең Биектау районындагы күзәтү эшчәнлеге бүлеге бинасы);
  • районның авыл җирлекләре хакимиятләре биналарында.

Тәүлек әйләнәсендәге ышаныч телефоны - 8 (84365) 2-40-02 - Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев