Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Биектауга иң көчлеләр җыелды

Гер спорты буенча СССР һәм РСФСРның спорт мастеры Таһир Биккениев истәлегенә багышланган республика ярышлары быел гадәттәгедән иртәрәк узды. Әмма катнашучылар саны кимемәде, киресенчә: узган ел турнирда 11 команда катнашкан булса, быел алар инде 16 га җитте. Татарстанның 17 районыннан, Казан, Чистай, Түбән Кама, Зәй, Азнакай, Минзәлә, күршедәге Чувашиядән 162 катнашучы...

Гер спорты буенча СССР һәм РСФСРның спорт мастеры Таһир Биккениев истәлегенә багышланган республика ярышлары быел гадәттәгедән иртәрәк узды.

Әмма катнашучылар саны кимемәде, киресенчә: узган ел турнирда 11 команда катнашкан булса, быел алар инде 16 га җитте. Татарстанның 17 районыннан, Казан, Чистай, Түбән Кама, Зәй, Азнакай, Минзәлә, күршедәге Чувашиядән 162 катнашучы теркәлде. Ярыш ачылышында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасының гер спорты Федерациясе вице-президентлары Марс Алиев, Фоат Гарифуллин, Рөстәм Таһиров, Казанның энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов катнашты. Судьялар составы да турнирның ни дәрәҗәдә абруйлы булуын күрсәтте. Ярышларның төп секретаре халыкара категориядәге судья Анатолий Горшенин булды. Чебоксардан танылган герче һәм чемпионнар тренеры Борис Глинкинның да безгә беренче генә тапкыр килүе түгел. Кунаклар арасында "Ак Барс" Көрәш сарае директоры урынбасары Фәрит Шәйхетдинов та бар иде. Безнең районда мондый турнир беренче тапкыр нәкъ менә ул эшләгән-дә үткәрелә башлады.

Ярышлар "Биектау" универсаль спорт залында узды. Безнең район өч команда әзерләде. Алга китеп, шунысын да әйтеп үтәм: Биектау герчеләре уңышлы чыгыш ясадылар. Көрәш 19 үлчәү категориясендә барды һәм ике күнегүдән - этеп күтәрү һәм ыргымнан (рывок) торды. Ике төрле көрәш суммасы буенча җиңүчеләр билгеләнде. Узган елдагы кебек, 48 килограммга кадәрге кечерәк үсмерләр арасында иң көчлесе 2001 нче елгы Ильмир Арсланов булды. Аның тренеры - Валерий Назаров. Безнекеләр кө-рәшкә ике тапкыр чыгу нәтиҗәсе буенча өч беренче, бер - икенче һәм бер өченче урынны алдылар. Үз үлчәү категорияләрендә, Ильмирдан кала, Артур Гыйлаҗев, Илнур Гыйлаҗев беренчеләр булдылар. Икенче урында - Михаил Беляев, өченчедә - Әнис Хәкимҗанов. Алар барысы да Валерий Назаровта тәрбияләнәләр. Башка катнашучылар да әйбәт чыгыш ясадылар.

Этеп күтәрүдә иң яхшы нәтиҗә Кукмарадан Мурат Йосыповта, ул 16 кило-граммлы герне 151 тапкыр күтәрде. Чувашиядән Алик Волков 24 килограммлы герне 130 тапкыр күтәрде. Катнашучылар арасында гер спорты ветераннары да бар иде. Иң өлкәненә, Казаннан Илдус Хәбибуллинга 64 яшь. Этеп күтәрүдә 11 хатын-кыз да көч сынашты. Иң яхшысы Чувашиядән спорт мастерлыгына кандидат Татьяна Михайлова булды, аның тренеры - Борис Глинкин.

Искә төшереп үтәм: әле күптән түгел генә "Биектау" универсаль спорт залы янында якташыбыз Таһир Газыйм улы Биккениев бюсты куелды. Ярышлар башланганчы спортчылар һәм кунаклар бирегә чәчәкләр куйдылар һәм аны искә алдылар. Быел аңа 70 яшь тулган булыр иде. Турнирда Т.Г.Биккениевнең улы Илшат та катнашты. Ул, әтисен онытмаулары һәм Таһир Газыйм улы гомерен багышлаган гер спортына игътибарны киметмәүләре өчен, катнашучыларга, судьяларга, тренерларга, кунакларга рәхмәтен белдерде.

Мәдәният бүлеге хезмәт-кәрләре эчтәлекле слайд-шоу әзерләгәннәр иде.
Теләге булган һәркем данлыклы спорт мастеры истәлегенә багышлап уздырылган кичәне язмада карый алды. Чарага матди ярдәм күрсәтүчеләр призлар фонды турында да кайгыртканнар. Җиңүчеләргә Т.Г.Биккениев барельефы төшерелгән медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле призлар тапшырылды. Катнашучыларга уңайлы шартлар тудырылган иде. Боз сараенда аның директоры Андриян Тябин герчеләр өчен буфет оештырды. Турнирда катнашучылар, безнең районнан киткәндә, аның җитәкчеләренә һәм ярышны оештыручыларга кунакчыллыклары, бәйгене югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәх-мәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев