Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Бердәм һәм актив булырга

"Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлегенең 23 нче конференциясенең көн тәртибенә ике мәсьәлә кертелгән иде - җирле бүлекнең ТР Дәүләт Советын сайлауларда катнашуы һәм партиянең Биектау бүлеге сәяси советы составына үзгәреш-ләр кертү. Утырышны партиянең җирле бүлеге секретаре Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Конференциядә ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил Садриев һәм Разия...

"Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлегенең 23 нче конференциясенең көн тәртибенә ике мәсьәлә кертелгән иде - җирле бүлекнең ТР Дәүләт Советын сайлауларда катнашуы һәм партиянең Биектау бүлеге сәяси советы составына үзгәреш-ләр кертү. Утырышны партиянең җирле бүлеге секретаре Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Конференциядә ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил Садриев һәм Разия Садыйкова, депутат Рәфкать Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкина катнашты.

Агымдагы елның сентябрендә үткән ТР Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү буенча анализны партиянең Биектау җирле бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ильнат Шәфыйков ясады. Сайлаулар алдыннан халык җыеннары узды, аларда район кешеләре үз территорияләрен үстерү һәм төзекләндерү буенча планнар төзүдә катнашу мөмкинлеге алды.
Районда спорт объектлары, мәдәният йортлары, мәк-тәпләр, участок инспекторлары өчен торак-офислар, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде һәм ремонтланды. Әлеге җыеннарда депутатлыкка кандидатлар катнашты. Район буенча сайлауларда сайлаучыларның 94,41 проценты катнашты. "Бердәм Россия" өчен сайлаучыларның 93,3 проценты, "Бердәм Россия" партиясеннән кандидат Рәфкать Кантюков өчен 96,1 проценты тавыш бирде.
Ильнат Шәфыйков партия активын халык арасында даими эш алып барырга чакырды, кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту һәм партия проектларын уңышлы тормышка ашыру өчен кимчелекле якларны ачыкларга кирәк, диде. Ул башлангыч оешмалар секретарьларына актив эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.
Конференциядә ТР Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова чыгыш ясады. Ул Биектауның бердәмроссиялеләренә Дәүләт Советын сайлаудагы активлыклары өчен рәхмәт әйтте һәм активлыкны киметмәскә чакырды, чөнки алда Татарстан Президентын сайлаулар тора бит. Тышкы сәясәттә туган бүгенге катлаулы шартларда алга куйган максат-бурычларга ирешү өчен безгә берләшергә кирәк, диде депутат.
Көн тәртибенең икенче мәсьәләсе - партиянең җирле бүлегенең сәяси советын сайлау. Үз теләкләре белән сәяси совет составыннан чыккан өч кеше урынына Нияз Газеев, Илнар Мөхлисов, Ильнат Шәфыйков сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев