КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Хөрмәтле биектаулылар!
Биектау муниципаль район Советы, башкарма комитеты, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы исеменнән һәм шәхсән минем исемнән 1 Май бәйрәме белән чын йөрәктән котлауларны кабул итегез! Күп кешеләр өчен бу көн яз килү, җылылык, табигать уяну, файдалы хезмәткә омтылуны символлаштыра. Өлкән буын өчен 1 Май - хезмәтчәннәрнең бердәмлеге, ә...
-
Отчет концерты
Районның балалар музыка мәктәбе коллективы Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Мәдәният елына багышланган зур отчет концерты белән чыгыш ясады. Концерт бу атнада чәршәмбе көнне булды. Үзәк мәдәният йортының тамаша залы туп-тулы иде. Катнашучылар һәм тамашачыларны мәдәният бүлеге начальнигы Ринат Сабирҗанов сәламләде. Концерт "Везунчики" бию коллективы чыгышыннан башланып китте. Аннары сәхнәгә...
-
Барыбыз – Чәршәмбе өмәсенә!
16 апрельдә районыбызда чәршәмбе өмәсе үткәрелде. Барлык оешмаларга, предприятиеләргә, учреждениеләргә административ биналары тирәсен һәм үзләренә беркетелгән территорияләрне чистартып, кыш буена җыелган чүп-чарны чүплекләргә түгәргә кирәк булачак. Авыл җирлекләре районның бар халкын чәршәмбе өмәсендә актив катнашырга чакыра. Яшәгән, эшләгән җирләребез чиста, матур, төзек булсын, бу безнең үзебездән тора.
-
Кырда – беренче агрегатлар
Район хуҗалыклары язгы культураларны 18 мең гектар мәйданда чәчәргә ниятли. Беренчеләрдән булып, язгы-кыр эшләрен үткәрү өчен басуларга үзләренең агрегатларын "Бөреле" акционерлык җәмгыяте һәм "Татарстан" агрофирмасы чыгарды. Дүшәмбе көнгә алар 550 гектар уҗым һәм күпьеллык үләннәрне тукландырды. Чәчүгә, басуларның һәр гектарына 40 килограмм исәбеннән, минераль ашламалар хәзерләнгән инде. Ашламалар кайтару дәвам...
-
Беренче язгы ярминкә
Узган шимбәдә Казанның агросәнәгать паркында беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Шәһәр халкының кышкы запаслары бетеп бара, шуңа күрә беренче язгы ярминкә турындагы хәбәрне сөенеп каршы алдылар. Билгеле булганча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре сыйфатлы һәм арзан продукция алып килә, шуңа да сатып алучылар, кыйбатлы супермаркетларга караганда, агросәнәгать паркы павильоннарын өстенрәк күрә....
-
Җиңү көнен каршылап
Шимбә, 5 апрель көнне, район оешмалары һәм предприятиеләренең Бөек Җиңүнең 69 еллыгын уздыруга әзерлек буенча оештыру киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Люция Гобәйдуллина һәм район военкомы Александр Найденов алып бардылар. Быелгы Җиңү көнен киң колачлырак итеп, яңачарак...
-
Үзең һәм дөнья белән гармониядә
"Өмет" Үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан "Биектау" хәйрия фонды белән берлектә "Үзең һәм дөнья белән гармониядә" дигән проект буенча эш алып барыла. Проект иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны социаль тернәкләндерүгә, халыкның бу категориясе арасында кабат закон бозулар һәм җинаятьләр санын киметүгә юнәлтелгән. Белгечләр...
-
Кайда күпме сөт савыла?
Беренче графа - хуҗалыклар, икенче - 2014 нче елның 3 апрелеленә һәр сыердан савылган сөт (килограммнарда), өченче - узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда артык (+) яки ким (-). «Әсән» «Татарстан» «Татмелиорация-Агро» «Красная заря» «Битаман» «Серп и молот» ООО «Агрохолдинг» «Ватан» «Правда» «Суыксу» «Бөреле» КФХ Алимова А.Г. КФХ Исмәгыйлева...
-
Биектау боксчысы Россия көмешен алды
Чаллы шәһәрендә 1996-1997 елларда туган юниорлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Татарстан җыелма командасы составында Биектаудан Илнар Гафиатуллин да бар иде. Финалга хәтле ул Башкортстан, Самара һәм Пенза вәкилләрен җиңде. Финалда, Саратов өлкәсе боксчысыннан калышып, икенче урынны алды. Бу зур җиңү, чөнки әлеге бәйгедә иң көчле...
-
Өлкәннәр турында кайгыртырга кирәк
Узган атнада Биектау районы ветераннары һәм пенсионерларының иҗтимагый оешмасы пленумы булды. Аның эшендә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Ветераннар советы рәисе Любовь Зотова оешманың узган чордагы эшчәнлегенә йомгак ясады. - Өлкән буын алдында үзеңне бурычлы хис итмичә яшәргә ярамый, - дип ассызыклады ул. - Җиңү яулаган ветераннарның картлыгы матди яктан...
-
Юлларда сак булырга кирәк
Кыш ахыры-яз башында табигать көтелмәгән сюрпризлар китереп чыгара - хәйран сизелерлек суыклардан соң термометр баганасы тиз генә өскә күтәрелә. Барыннан да бигрәк мондый очракларда иртән иртүк эшкә чыгучы машина йөртүчеләр азаплана, бозлы юлда аларга аерата сак булырга кирәк. Юл-патруль службасы инспекторлары юкка гына бу чорда шоферларга Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл...
-
Бригада алымы кулланалар
Ел саен дөньяның күп кенә илләрендә Бөтендөнья социаль хезмәт көне билгеләп үтелә. Быел ул 17-23 мартта «Социаль хезмәт атналыгы» буларак билгеләп үтелде. Әлеге атна безгә җәмгыятьтә үзебез башкарган мөһим эш турында сөйләү, үз карамагыбыздагы кешеләр, нигездә, өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидларның көндәлек проблемаларын күтәрү мөмкинлеге бирде. Биектауның «Өмет» комплекслы социаль хезмәт...
-
«Ак калфак» эшли башлады
Биектау муниципаль районында «Ак калфак» дигән татар хатынкызларының иҗтимагый оешмасы эшли башлады. Аның төп бурычлары хатын-кызларның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау, милли мәдәни традицияләрне саклау. Оешманың беренче утырышында аның рәисе итеп Мәмдәл мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова, аның урынбасары итеп Биектау үзәк китапханәсе директоры Лилия Хәмидуллина сайланды. Оешма составына Люзия Гайнуллина,...
-
Район хоккейчылары спорт киемле булды
Казанның "Баско" боз сараенда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары өчен хоккей киемнәре комплектлары алуга тантаналы рәвештә сертификатлар тапшыру булды. Бәхетлеләр арасында Биектау районы да бар иде. Сертификат тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин, "Татнефть" ААҖ җитәкчесенең хоккей буенча ярдәмчесе Ринал Мөхәммәтшин, "Татнефть"нең ярдәмче җитештерү бүлеге начальнигы Газинур...
-
Мәдәният хезмәткәрләре көне
Мәдәният хезмәткәрләре көне - кешеләргә шатлык, күтәренке кәеф бүләк итүчеләр бәйрәме. Алар үз тормышларын иҗаттан, көймоңнардан һәм сәнгатьтән башка күз алдына да китерә алмыйлар. Мәдәният йортлары, авыл клублары, китапханәләр һәм музей хезмәткәрләре безнең районның мәдәни мирасын саклыйлар һәм аны баету, тулыландыру өстендә эшлиләр. Һәр кешегә матурлык дөньясына сихри ишекне ачып,...