Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Җиңү көнен каршылап

Шимбә, 5 апрель көнне, район оешмалары һәм предприятиеләренең Бөек Җиңүнең 69 еллыгын уздыруга әзерлек буенча оештыру киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Люция Гобәйдуллина һәм район военкомы Александр Найденов алып бардылар. Быелгы Җиңү көнен киң колачлырак итеп, яңачарак...

Шимбә, 5 апрель көнне, район оешмалары һәм предприятиеләренең Бөек Җиңүнең 69 еллыгын уздыруга әзерлек буенча оештыру киңәшмәсе булды.

Киңәшмәне Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Люция Гобәйдуллина һәм район военкомы Александр Найденов алып бардылар.

Реклама

Быелгы Җиңү көнен киң колачлырак итеп, яңачарак итеп уздырырга, республиканың башка районнары үрнәгендә игътибарны торак пунктларны бизәүгә һәм бәйрәм колонналары оештыруга юнәлтергә дигән карар кабул ителде. Аерым алганда, предприятиеләр моның өчен махсус техника бирергә тиеш. Әйтик, Биектау район электр челтәре, Усад спирт заводы һәм авыл хуҗалыгы идарәсеннән - автомашиналар һәм вездеход. Район үзәге мәйданында кыр кухнясы эшләп торачак, сугыш темасына сюжетлар күрсәтеләчәк. Мәйданны бәйрәмчә бизәү военкоматка, районның мәдәният бүлегенә һәм башка оешмаларына йөкләнде. Җиңү бәйрәменә кадәр вакыт күп калмады, шуңа күрә әзерлек чараларын бүгеннән үк күрә башларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев