Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Юлларда сак булырга кирәк

    Кыш ахыры-яз башында табигать көтелмәгән сюрпризлар китереп чыгара - хәйран сизелерлек суыклардан соң термометр баганасы тиз генә өскә күтәрелә. Барыннан да бигрәк мондый очракларда иртән иртүк эшкә чыгучы машина йөртүчеләр азаплана, бозлы юлда аларга аерата сак булырга кирәк. Юл-патруль службасы инспекторлары юкка гына бу чорда шоферларга Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл...

    Кыш ахыры-яз башында табигать көтелмәгән сюрпризлар китереп чыгара - хәйран сизелерлек суыклардан соң термометр баганасы тиз генә өскә күтәрелә. Барыннан да бигрәк мондый очракларда иртән иртүк эшкә чыгучы машина йөртүчеләр азаплана, бозлы юлда аларга аерата сак булырга кирәк. Юл-патруль службасы инспекторлары юкка гына бу чорда шоферларга Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен таләп итмиләр. Кагыйдә бозуның һәр очрагы зур фаҗига белән тәмамланырга мөмкин.

    М-7 «Волга» юлының безнең район территориясендәге өлешендә күптән түгел булган авариядә өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алды, ике кеше һәлак булды.

    Мәскәүдән Уфага таба баручы «ВАЗ-21144» шоферы куркынычсызлык тәэмин итәрлек тизлекне сайламаган һәм үз алдында баручы грейдерга килеп бәрелгән. Әлеге машинаның шоферлык стажы нибары ел ярым, һәм шушы вакыт эчендә ул өч статья буенча кисәтүләр алырга өл-гергән: каршы як юлга чыгу; световорның кызыл уты янганда туктамау; машинаның дәүләт номеры укып булмаслык дәрәҗәдә пычрак булу. Барлык штрафларны түләгән, ләкин сабак алмаган кебек күренә, шулай булмаганда, әлеге авария килеп чыкмаган булыр иде. Лихачлыгы үз башына булган икән - ул авария булган урында ук җан бирә. Медиклар машинаның өч пассажирын больницага алып киттеләр, аларның берсе, аңына килә алмыйча, атна ярымнан вафат булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: