Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

«Ак калфак» эшли башлады

Биектау муниципаль районында «Ак калфак» дигән татар хатынкызларының иҗтимагый оешмасы эшли башлады. Аның төп бурычлары хатын-кызларның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау, милли мәдәни традицияләрне саклау. Оешманың беренче утырышында аның рәисе итеп Мәмдәл мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова, аның урынбасары итеп Биектау үзәк китапханәсе директоры Лилия Хәмидуллина сайланды. Оешма составына Люзия Гайнуллина,...

Биектау муниципаль районында «Ак калфак» дигән татар хатынкызларының иҗтимагый оешмасы эшли башлады.

Аның төп бурычлары хатын-кызларның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау, милли мәдәни традицияләрне саклау. Оешманың беренче утырышында аның рәисе итеп Мәмдәл мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова, аның урынбасары итеп Биектау үзәк китапханәсе директоры Лилия Хәмидуллина сайланды. Оешма составына Люзия Гайнуллина, Лилия Борһанова, Фәридә Сәяхова, Резедә Якупова, Люция Хәсәнова, Рамилә Вәлиуллина, Разия Абзалова, Гүзәл Вәлиева керде.

«Ак калфак» оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты карамагында 1990 нчы елдан бирле эшли, аның рәисе - Кадрия Идрисова. Бүгенге көндә мондый оешмалар Әтнә һәм Чүпрәле районнарында бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев