Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Бригада алымы кулланалар

Ел саен дөньяның күп кенә илләрендә Бөтендөнья социаль хезмәт көне билгеләп үтелә. Быел ул 17-23 мартта «Социаль хезмәт атналыгы» буларак билгеләп үтелде. Әлеге атна безгә җәмгыятьтә үзебез башкарган мөһим эш турында сөйләү, үз карамагыбыздагы кешеләр, нигездә, өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидларның көндәлек проблемаларын күтәрү мөмкинлеге бирде. Биектауның «Өмет» комплекслы социаль хезмәт...

Ел саен дөньяның күп кенә илләрендә Бөтендөнья социаль хезмәт көне билгеләп үтелә. Быел ул 17-23 мартта «Социаль хезмәт атналыгы» буларак билгеләп үтелде.

Әлеге атна безгә җәмгыятьтә үзебез башкарган мөһим эш турында сөйләү, үз карамагыбыздагы кешеләр, нигездә, өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидларның көндәлек проблемаларын күтәрү мөмкинлеге бирде.

Биектауның «Өмет» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә, аерым алганда, аның өйләргә барып ярдәм күрсәтү бүлегендә «Бригада алымы белән хезмәт күрсәтү» дигән хезмәт бар. Аның төп максаты - үз тәрбиябездәге өлкәннәргә күрсәтелә торган ярдәмнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрү.

«Бригада алымы» белән хезмәт күрсәткәндә безнең белгечләр тарафыннан социаль һәм медицина хезмәткәрләреннән өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр, яки инвалидлар мохтаҗ булган конкрет хезмәткә заявкалар кабул итәләр, аны үтәүнең графигы төзелә һәм бригада билгеле адрес буенча килеп, тиешле хезмәтләрне күрсәтә. Безнең бригадалар җыештыру, урын-җирләрне җилләтү, тәрәзә пәрдәләрен юу һәм үтүкләү, йорт эчен тулаем җыештыру, бакча казу, бәрәңге утырту һәм алу, өй яны участогында кирәкле эшләрне башкару, кар көрәү кебек хезмәтләр күрсәтәләр. Безнең бригада составына Айбаш, Мәмдәл, Алан-Бәксәр, Дөбъяз, Каенлык, Суыксу авыл җирлекләрендә эшләүче социаль хезмәткәрләр керә. Бригада алымы белән 44 кешегә хезмәтләр күр-сәтелгән.

Бригада алымы белән эшләгәндә, штаттагы кешеләрнең санын арттырмыйча, күрсәтелә торган хезмәтләрнең төрләре киңәя, сыйфаты яхшыра һәм алар тизрәк башкарыла. Болар социаль хезмәткәрләрнең абруен да күтәрә.

Социаль эш - ике яклы медаль кебек: аның бер ягында безнең эшчеләребезнең изге эшләре, аларның һәм безнең тәрбиядәгеләрнең шатлыгы булса, икенче ягында - ачыну, кызгану, йөрәк әрнү. Кирәкле ярдәмне күрсәтә алмасак, без нык борчылабыз, балалары тарафыннан ташланган олы яшьтәге әти-әниләрне күреп, йөрәк-ләребез сызлый, эчкече әти-әниләренең яратуыннан, назыннан мәхрүм калган кечкенә балалар өчен җан әрни. Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, нәкъ менә шушы борчу-сызланулар яшәргә һәм эшләргә ярдәм итә, йөрәк сызлый икән, димәк, нәрсәнедер үзгәртергә, кемгәдер ярдәм итәргә кирәк.

Социаль хезмәттә очраклы кешеләр булмый. Андыйлар килеп урнашсалар да, озакка тоткарланмыйлар, китеп баралар. Бу өлкәдә бары тик әлеге авыр хезмәтне бөтен күңеле, җаны белән кабул итә белгәннәр генә эшли ала. Безнең бурыч - кешеләргә яшәргә ярдәм итү, аларда дөньяда изгелекнең, яхшылыкның булуына, тормышта уңышлар очраячагына өмет уяту.

«Өмет» Үзәгенең өйләргә барып хезмәт күрсәтү бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев