Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Хөрмәтле биектаулылар!

Биектау муниципаль район Советы, башкарма комитеты, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы исеменнән һәм шәхсән минем исемнән 1 Май бәйрәме белән чын йөрәктән котлауларны кабул итегез! Күп кешеләр өчен бу көн яз килү, җылылык, табигать уяну, файдалы хезмәткә омтылуны символлаштыра. Өлкән буын өчен 1 Май - хезмәтчәннәрнең бердәмлеге, ә...

Биектау муниципаль район Советы, башкарма комитеты, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы исеменнән һәм шәхсән минем исемнән 1 Май бәйрәме белән чын йөрәктән котлауларны кабул итегез!

Күп кешеләр өчен бу көн яз килү, җылылык, табигать уяну, файдалы хезмәткә омтылуны символлаштыра. Өлкән буын өчен 1 Май - хезмәтчәннәрнең бердәмлеге, ә яшьләр өчен язгы яңарыш һәм киләчәккә өметләр символы булып тора. Үзенең игелекле лозунглары белән бу көн Ватаныбызның бай тарихи юлын гәүдәләндерүче дата булып кала. 1 Май - элеккечә үк үзара аңлашу, тынычлык һәм уртак Җиребездә яшәүче төрле милләт, дин һәм конфиссия кешеләренең татулыгы бәйрәме ул. Бары тик хезмәт итеп һәм булдырып кына, барыбыз бергә, балаларыбыз өчен яхшы тормышка, уртак йортыбызда иминлеккә ирешә алачакбыз.

Бу язгы бәйрәм якынлашкан көннәрдә, ихластан, районыбызның бөтен халкына нык сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм хезмәт уңышлары телим. Майның җылы кояшы сезне үз энергиясен бирсен, ә шатлык һәм тормышка мәхәббәт һәрчак янәшәгездә булсын.

Рөстәм Кәлимуллин, Биектау муниципаль районы башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев