Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Район хоккейчылары спорт киемле булды

Казанның "Баско" боз сараенда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары өчен хоккей киемнәре комплектлары алуга тантаналы рәвештә сертификатлар тапшыру булды. Бәхетлеләр арасында Биектау районы да бар иде. Сертификат тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин, "Татнефть" ААҖ җитәкчесенең хоккей буенча ярдәмчесе Ринал Мөхәммәтшин, "Татнефть"нең ярдәмче җитештерү бүлеге начальнигы Газинур...

Казанның "Баско" боз сараенда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары өчен хоккей киемнәре комплектлары алуга тантаналы рәвештә сертификатлар тапшыру булды. Бәхетлеләр арасында Биектау районы да бар иде.

Сертификат тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин, "Татнефть" ААҖ җитәкчесенең хоккей буенча ярдәмчесе Ринал Мөхәммәтшин, "Татнефть"нең ярдәмче җитештерү бүлеге начальнигы Газинур Ибраһимов, ТР Хоккей федерациясенең башкарма директоры Кирилл Голубев, Студентлар хоккей лигасының башкарма директоры Марат Корманов катнаштылар.

Биектау муниципаль районыннан хакимият башлыгы урынбасары Люция Гобәйдуллина һәм "Биектау" боз сарае директоры Андриян Тябин бардылар.

"Биектау" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә 30 комплект хоккей формасына сертификат бүләк ителде. "Биектау" боз сараеенда яшь хоккейчылар өчен бөтен шартлар тудырылган. Матди-техник базаны ныгыту Биектау районында хоккейны популярлаштыруга тагын да зуррак этәргеч бирер, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев