Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Өлкәннәр турында кайгыртырга кирәк

Узган атнада Биектау районы ветераннары һәм пенсионерларының иҗтимагый оешмасы пленумы булды. Аның эшендә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Ветераннар советы рәисе Любовь Зотова оешманың узган чордагы эшчәнлегенә йомгак ясады. - Өлкән буын алдында үзеңне бурычлы хис итмичә яшәргә ярамый, - дип ассызыклады ул. - Җиңү яулаган ветераннарның картлыгы матди яктан...

Узган атнада Биектау районы ветераннары һәм пенсионерларының иҗтимагый оешмасы пленумы булды. Аның эшендә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

Ветераннар советы рәисе Любовь Зотова оешманың узган чордагы эшчәнлегенә йомгак ясады.

- Өлкән буын алдында үзеңне бурычлы хис итмичә яшәргә ярамый, - дип ассызыклады ул. - Җиңү яулаган ветераннарның картлыгы матди яктан тәэмин ителеп кенә калмаска, ә җәмгыятьнең, яшьләрнең кайгыртуында булырга тиеш.

Социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова, пленумда чыгыш ясап, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең якынлашып килүче 70 еллыгы уңаеннан бүлекнең нинди эшләр белән шөгыльләнүе хакында сөйләде. "Ветеран паспорты"н төзү өчен, социаль хезмәткәрләр, мәдәният хезмәткәрләре сугышта катнашкан кешеләрнең өйлә-ренә барып, хәлләрен беләләр.

Мәктәп укучыларына патриотик тәрбия бирү хакында "Тулпар" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Наталья Владимирова сөйләде. Ул уздырылучы барлык чараларның Ватанга мәхәббәт, өлкән буынның батырлыклары белән горурлану хисләрен формалаштыруга юнәлдерелгән булуын әйтте.

Реклама

Районның Туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге белән аның директоры Билал Шиһабетдинов таныштырды.

Ветераннар оешмасының яңа рәисе итеп тә Билал Сәллах улы сайланды.

Утырышта катнашучылар Любовь Степановна Зотовага шушы вазифада озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен рәхмәт белдерде. Бу урындагы актив эшчәнлеге өчен район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин аңа Рәхмәт хаты тапшырды.

Биектау районының ветераннар хәрәкәте активистлары да бүләкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев