Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Үзең һәм дөнья белән гармониядә

"Өмет" Үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан "Биектау" хәйрия фонды белән берлектә "Үзең һәм дөнья белән гармониядә" дигән проект буенча эш алып барыла. Проект иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны социаль тернәкләндерүгә, халыкның бу категориясе арасында кабат закон бозулар һәм җинаятьләр санын киметүгә юнәлтелгән. Белгечләр...

"Өмет" Үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан "Биектау" хәйрия фонды белән берлектә "Үзең һәм дөнья белән гармониядә" дигән проект буенча эш алып барыла.

Проект иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны социаль тернәкләндерүгә, халыкның бу категориясе арасында кабат закон бозулар һәм җинаятьләр санын киметүгә юнәлтелгән.

Белгечләр хокукый алату юнәлешендәге әңгәмәләр, сәламәт тормыш алып баруга омтылыш уяту юнәлешендәге дәресләр уздыралар. Әхлакый-рухи агарту һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан кешеләрне дин юлына тарту максатыннан, квартал саен, дини оешмалар вәкилләре белән очрашулар булып тора. Хәзерге вакытта Биектауның Туган якны өйрәнү музеена "Районыбыз тарихы" дигән темага күзәтү экскурсиясе һәм башка чаралар уздыру планлаштырыла.

Реклама

"Үзең һәм дөнья белән гармониядә" проектын гамәлгә ашыру районыбызда кабат закон бозулар һәм җинаятьләр санын киметергә булышыр дип ышанабыз.

Г. Галиева, социаль эшләр белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев