КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Язгы ташу көчле булырмы?
Яз - елның иң матур вакыты: көннәр озая, кояш җылыта, һава торышы шатландыра, табигать кышкы йокыдан уяна... Әмма яз куанычтан тыш язгы ташу сыйфатында күңелсезлекләр дә алып килергә мөмкин. Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко фаразларына караганда, республиканың 15 муниципаль районында урнашкан 68 торак пунктка...
-
“Үлем белән кайда сәүдә итәләр?”
Татарстанда "Үлем белән кайда сәүдә итүләре хакында хәбәр ит!" ("Сообщи, где торгуют смертью!") акциясе старт алды. Әлеге уңайдан "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат очрашуы узды. Анда РФ наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Гәрәев катнашты. Акция җиденче ел рәттән РФның...
-
Юмарт хәйрияче
2013 елда "Ел хәйриячесе" республика конкурсында җиңүчеләрнең берсе - Биектау районы инвесторы Айрат Сабиров. Ул фәнни-производство предприятиесе җитәкчесе. Безнең районда исә бүген терлекчелек тармагы уңышлы рәвештә алга барган "Әсән" ширкәтен оештырды. Айрат Илдар улы Биектау районында да, шулай ук республикада да хәйрия эшчәнлеккә зур өлеш кертә. Узган ел ул үзе...
-
Матур традиция дәвам итә
Алатырьда (Чувашия) гер спорты буенча Чувашия Дәүләт Советы депутаты Ю.М.Кислов призына 1998-2000 нче елда туган һәм алардан яшьрәк үсмерләр арасында Идел буе шәһәрләренең VII нче турниры булды. Ярышларда Чувашия, Мордовия, Ульяновск, Пенза өлкәсе, Биектау районының Усад мәктәбе, Татарстанның Югары Ослан районы командалары катнашты. Ярышлар озын цикл буенча узды, башкару вакыты...
-
Аграрийлар кыр эшләренә әзерләнә
Язгы кыр эшләренә әзерлек буенча район семинар-киңәшмәсе булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл хуҗалыгы предпрятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшү, үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге яңа эшләнмәләр белән танышу өчен бергә җыелдылар. Семинарның гамәли өлешендә анда катнашучылар "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтенең авыл хуҗалыгы объектларында булдылар, техника, мастерскойларны...
-
Һөнәри бәйрәмегез белән!
Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагында эшләүчеләр! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез! Торак-коммуналь хуҗалык системасын реформалаштыру барган хәзерге шартларда сезгә еллар дәверендә туплана килгән проблемаларны хәл итүдә зур җаваплылык йөкләнә. Сезнең эшегезнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы әйтмәсәң дә аңлашыла: бу меңләгән йортның, районның йөзләгән предприятиесенең...
-
Аграрийлар кыр эшләренә әзер!
Биектау районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл хуҗалыгы предпрятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшү, үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге яңа эшләнмәләр белән танышу өчен бергә җыелдылар. Семинарның гамәли өлешендә анда катнашучылар "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтенең авыл хуҗалыгы объектларында булдылар, техника,...
-
Чираттагы киңәшмә
Кичә "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтендә 2014 елгы язгы кыр эшләре вакытындагы бурычлар һәм кышлату барышы турында семинар-киңәшмә булды. Анда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Ул язгы кыр эшләренә әзерлекне дә, терлекчелекне дә ныклы контрольдә тотарга кирәклекне искәртте. Хуҗалык җитәкчеләре алдында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов...
-
КВН уйныйбыз
Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март алдыннан Үзәк мәдәният йортында КВН уеннарында катнашучыларның чираттагы очрашуы булды. Бу юлы сәхнәгә «ТАТМЕДИА» ААҖнең Биектау филиалы «Биектау хәбәрләре» газетасы, район үзәк библиотекасы хезмәткәрләренең «Ташкыннар» командасы, «Биектау» районара полиция бүлегенең «Контрольный выстрел», медицина хезмәткәрләренең «Интерны» һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә эшләүчеләрнең «Вдох-выдох» командалары...
-
Халык рәхәтләнеп күңел ачты
Клуб хезмәткәрләренең Биектау авылында Масленицаны зурлап уздырырга кирәк, дигән фикерен халык шатланып һәм хуплап кабул итте. Аңа әзерлә-нүгә Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов һәм оешма җитәкчеләре дә кушылды. Якшәмбе көнне һава торышы, бәйрәмне оештыручыларны да, аның кунаклары - балалар, өлкәннәрне дә куандырып, иртәдән үк бик матур булды. Җиңү Паркына...
-
Тагын су мәсьәләсе күтәрелде...
Узган айда авылларда гражданнар җыеннары булды, аларда җирлек җитәкчеләре башкарылган эш турында отчет бирделәр, килеп туган проблемаларны уртага салып сөйләш-теләр. Усад авыл җирлегендә мондый җые-лыш бигрәк тә актив узды. Соңгы елларда әлеге җирлеккә караган авылларда хәл ителмәгән мәсьәләләр күп җыелды. Алар авыл җыеннарында һәрвакыт кузгатылып торды. Болар - эчәргә яраклы...
-
Билбау көрәше
«Биектау» спорт комплексында Мәгас Сәхабетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов призына билбау көрәше буенча VII нче ачык Бөтенроссия ярышлары узды. Анда Татарстан районнарыннан һәм Россиянең 10 регионыннан килгән 100 көрәшче катнашты. Биектау батырлары төрле дәрәҗәдәге ярышларда үзләрен чын профессионал итеп таныткан кешеләр. Бу юлы да сынатмадылар. 82 килограммлы үлчәү авырлыгында Самат Әхмәтҗанов,...
-
Биектау районына белгеч-аграрийлар кирәк
Казанда Аграр университет студентлары белән очрашуда Биектау районы вәкилләре - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов һәм район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, районның эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре: "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте һәм "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте җитәкчеләре булды. Хәзерге вакытта Аграр университетның барлык курсларында Биектау районыннан...
-
“Нәфис”тә күңелле тамаша
Биектау мәгариф бүлеге инициативасы буенча мәдәният бүлеге белән берлектә агымдагы елның 23 февралендә "Казан-Арена" стадионы каршындагы территориядә "Нәфис" халык шугалагы"нда Биектау районы оешмаларында эшләүчеләрнең массакүләм шууы оештырылды. Бюджет оешмалары хезмәткәрләре "Боздагы шоу-2014"тән биюләр күрсәттеләр һәм Татарстан башкаласында яшәүчеләрне Олимпиаданың уңышлы тәмамлануы белән котладылар. Биектау районы кешеләрен һәр якшәмбедә Ямашев проспекты,...
-
Кайда күпме сөт савыла?
Беренче графа - хуҗалыклар, икенче - 2014 нче елның 27 февраленә һәр сыердан савылган сөт (килограммнарда), өченче - узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда артык (+) яки ким (-). «Әсән» «Татарстан» «Красная заря» «Битаман» «Серп и молот» «Татмелиорация-Агро» «Ватан» «АгроСтар» «Суыксу» «Бөреле» «Правда» КФХ Латыйпова М.М. КФХ Шәйхетдинов Р.Т....