Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Мәдәният хезмәткәрләре көне

    Мәдәният хезмәткәрләре көне - кешеләргә шатлык, күтәренке кәеф бүләк итүчеләр бәйрәме. Алар үз тормышларын иҗаттан, көймоңнардан һәм сәнгатьтән башка күз алдына да китерә алмыйлар. Мәдәният йортлары, авыл клублары, китапханәләр һәм музей хезмәткәрләре безнең районның мәдәни мирасын саклыйлар һәм аны баету, тулыландыру өстендә эшлиләр. Һәр кешегә матурлык дөньясына сихри ишекне ачып,...

    Мәдәният хезмәткәрләре көне - кешеләргә шатлык, күтәренке кәеф бүләк итүчеләр бәйрәме.

    Алар үз тормышларын иҗаттан, көймоңнардан һәм сәнгатьтән башка күз алдына да китерә алмыйлар. Мәдәният йортлары, авыл клублары, китапханәләр һәм музей хезмәткәрләре безнең районның мәдәни мирасын саклыйлар һәм аны баету, тулыландыру өстендә эшлиләр. Һәр кешегә матурлык дөньясына сихри ишекне ачып, нәкъ менә алар биектаулыларның күңелләрен күтәрәләр, кешеләргә эстетик тәрбия бирәләр, туган җирне яратырга өйрәтәләр.

    Сәхнәдә чыгыш ясаучы артист, яки көн саен әдәбият яратучыларга белем таратучы китапханәче булса да, мәдәният хезмәткәрләренең эшен кешеләр белән элемтәсез күз алдына да китереп булмый. Авыл клубларында көн саен эш алып барыла: сәхнәләштерелгән бәй-рәмнәр, смотрлар һәм фестивальләр, төрле бәйгеләр оештырыла. Залда утыручы тамашачылар әзер «продукцияне» генә күрәләр, ә мәдәният хезмәткәренең бу чараны әзерләүгә сарыф иткән вакытын, көчен беркем дә үлчи алмый, ул аны үзе генә белә. Әгәр дә инде хезмәтенә күрә лаеклы бәясен алса, бу бик зур шатлык һәм иҗатка зур омтылыш уята.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: