КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ераккарак һәм биегрәк очарга
Күптән түгел "Биектау" универсаль спорт залында ябык биналар өчен авиация модельләре буенча ярышлар узды. "Тулпар" Мәктәптән тыш эшләр үзәге Биектауның 3 нче мәктәбе һәм балалар спорт мәктәбе белән берлектә оештырган ярышларда 42 укучы катнашты. Балаларның эшләрен халыкара класслы спорт мастеры, дөнья рекордчысы, күп тапкыр СССР чемпионы, СССР җыелма командасының элекке...
-
25 нче майда “Каравон”га рәхим итегез!
Лаеш районында рус фольклоры бәйрәмен уздыру күркәм гадәткә әверелде. Аны оештыруда башлап йөрүче - Никольское авылының "Каравон" фольклор ансамбле. Ул хаклы рәвештә "халык ансамбле" дигән мактаулы исемне йөртә, ә хәзер аңа Бөтенроссиянеке дигән исем дә бирелде. "Каравон" - халык җыр иҗатының иң камилләшкән формасы. Шуның кадәрле авазларны, төрле тавышларга күчеп...
-
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле педагоглар, әти-әниләр! Биектау муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге исеменнән сезне Соңгы кыңгырау бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бүген районның барлык мәктәпләрендә 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучы 667 укучы өчен соңгы кыңгырау чылтырый. Бу - мәктәп белән...
-
Биектау районы – закон территориясе
"Закон территориясе" республика конкурсында Биектау районы "Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен" номинациясендә мактаулы өченче урынны алды. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга Диплом тапшырылды. Әлеге конкурс өченче тапкыр Татарстан Хөкүмәте инициативасы белән авыл җирлекләре, районнар, шәһәрләр, предприятиеләр һәм оешмалар, мәгариф учреждениеләре, яшьләр һәм үсмерләр...
-
Хөрмәтле музей хезмәткәрләре!
Ел саен 18 нче майда бөтен дөньяда музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, һәркайда бәйрәм кичәләре һәм очрашулар уздырыла. Аларда гадәттә музейларның барлыкка килү тарихы, экспонатлар туплау, музейларны оештыручы кешеләр турында сөйлиләр. Музейда эшләүче һәркем - бөтен күңелен биреп башкара торган эшенең чын остасы. Кадерле музей хезмәткәрләре! Ихлас күңелебездән...
-
Кайда күпме сөт савыла?
Беренче графа - хуҗалыклар, икенче - 2014 нче елның 15 маена һәр сыердан савылган сөт (килограммнарда), өченче - узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда артык (+) яки ким (-). «Әсән» «Татарстан» «Битаман» «Татмелиорация-Агро» «Серп и молот» «Красная заря» «Агрохолдинг» «Бөреле» «Суыксу» «Ватан» «Правда» КФХ Алимова А.Г. КФХ Латыйпова М.М....
-
“Татарстанда урман янгыны булмаса да, бу тынычланырга сәбәп түгел”
Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Министрлар Кабинетындагы брифингта менә шулай диде. Узган ел Россиядә урман янгыннары 2 мең гектар җирне яндырды. Янгыннар саны өч тапкырдан күбрәккә артты, урманнар биш тапкыр диярлек күбрәк янды. Наил Мәһдиев Татарстанда янгыннар мәсьәләсендә һәр дүрт ел саен бер хәл кабатлана, дип билгеләп үтте. Республикада...
-
Алдынгылар бүләк ала
Чәчү дәвам итә. 13 нче майга Биектау районында игеннәр 21200 гектарда чәчелде, шуларның 16204 гектарын бөртекле сабан культуралары: арпа, солы, борчак, бодай, вика биләп тора. Әлеге эшне "Битаман" һәм "Агрохолдинг" җаваплылыгы чикле ширкәтләре беренчеләрдән булып тәмамладылар. "Серп и молот", "Татарстан", "Суыксу", "Правда", "Әсән", "Каенлык" финиш сызыгына якынлаштылар. "Бөреле" ябык акционерлык...
-
Район үзәгендә – Җиңү көне
Бөек Җиңүнең 69 еллыгын район үзәгендә 9 Май иртәсендә бәйрәм иттек. Бәйрәм хәрби техника парады белән башланып китте. Биектау урамнарыннан, тантаналы төстә, утызлап сугыш еллары машиналары узды. Монда фронтовик-җиңүчеләрне өйләренә алып кайтучы вагон таккан паровоз да, танк, "катюша", җиңел машиналар рәвешендә ясалган техникалар, хәтта кораллы хәрби катер да бар иде....
-
Казанда яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты узачак
Казанда 2016 нчы елда 20 яшькә кадәрге яшьләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты узачак. Билгеле булганча, бу карар 16 нчы апрельдә Дакарда (Сенегал) узган Халыкара җиңел атлетика федерацияләре ассоциациясе советында кабул ителде. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов хәбәр итте....
-
ЛИНЕЙКАГА БАС!
Район мәктәпләрендә спортны үстерү һәм мәктәп яшендәге балаларның физик культура дәресләрендә шөгыльләнүен активлаштыру мәсьәләләре буенча линейкалар уза. Аларда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Илдарханова-Балчыклы, мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылары катнаша. Казанда үткән Бөтендөнья Универсиадасы һәм Сочи Олимпиадасы, өлкәннәрне дә, балаларны да спорт белән шөгыльләнергә дәртләндереп, бөтен илне кузгатып...
-
Иң яхшылар лаеклы бүләкләр алды
Ике елдан бирле илебездә тагын бер бәйрәм - Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бу яңа бәйрәм җирле үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен арттыру, демократияне һәм гражданнар җәмгыятен үстерү буенча үзенең максатына иреште дә инде. 21 апрель - дүшәмбе көнне үзәк мәдәният йортына авыл җирлекләре хезмәткәрләре һәм район җитәкчеләре җыелды. Биектау...
-
Спорттан башка бер көн дә үтмәсен!
Май бәйрәме көнне район үзәгендә, инде гадәткә кергәнчә, язгы җиңел атлетика эстафетасы булды. Анда мәгариф учреждениеләре укучылары, Биектау муниципаль районының авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалары хезмәткәрләре җыелды. Чара Беренче май уңаеннан уздырылды. Иртән, һаваны сафландырып, бераз яңгыр явып узды. Бу күңелле спорт бәйрәменә табигать үзе фатихасын бирде, диярсең. Башта тантаналы...
-
Район җитәкчеләре ветераннарны котлады
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район житәкчеләре һәм район активы Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм инвалидларның өйләрендә булып, аларга котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Калимуллин Биектау авылының Мичурин урамы 17 йортта яшәгән ветераннар янына килде. Ул аларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап аларга ныклы сәләмәтлек һәм...
-
1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!
Язгы кыр эшләре көннән-көн көчәя бара. Көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру кызган чак. Барлык агрочараларны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару максатында, Биектау районында механизаторларны өстәмә бүләкләү каралган. Шушы атнада, бу сезонда әле беренче тапкыр, смена заданиесен арттырып үтәгән хезмәткәрләрне бүләклә-деләр. Болар: Дөбъяз зонасында - "Высокогорская" агрофирмасы тракторчысы...