Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Беренче язгы ярминкә

Узган шимбәдә Казанның агросәнәгать паркында беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Шәһәр халкының кышкы запаслары бетеп бара, шуңа күрә беренче язгы ярминкә турындагы хәбәрне сөенеп каршы алдылар. Билгеле булганча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре сыйфатлы һәм арзан продукция алып килә, шуңа да сатып алучылар, кыйбатлы супермаркетларга караганда, агросәнәгать паркы павильоннарын өстенрәк күрә....

Узган шимбәдә Казанның агросәнәгать паркында беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Шәһәр халкының кышкы запаслары бетеп бара, шуңа күрә беренче язгы ярминкә турындагы хәбәрне сөенеп каршы алдылар. Билгеле булганча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре сыйфатлы һәм арзан продукция алып килә, шуңа да сатып алучылар, кыйбатлы супермаркетларга караганда, агросәнәгать паркы павильоннарын өстенрәк күрә.

Районыбызның күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләре бу ярминкәдә актив катнашты. Үз продукциясен 12 хуҗалык 25 машина белән алып барды. Көн кояшлы һәм җылы булганлыктан, сатучыларның да, сатып алучыларның да кәефе күтәренке иде.

Гадәттәгечә, ярминкәдә үз продукциясен, зур уңыш белән, "Серп и молот" ширкәте сатты. Бу юлы авыл эшчәннәре сөт һәм сөт продуктлары, фураж ашлыгы саттылар. "Красная заря" да ашлык алып килгән иде. Башкала халкына шулай ук печән һәм салам, яшелчә, тамыразыклар, йорт кирәк-яраклары, эш кораллары да тәкъдим ителде.

Ярминкәләрдә авыл җирлекләре һәм мәктәп коллективлары катнашу матур гадәткә әйләнде. Беренче язгы ярминкәдә дә бу гадәтне бозмадылар. Каенлык, Иске-Казан, Ташлы Кавал, Суыксу, Усад, Казаклар, Алат, Мүлмә авыл җирлекләренең бәйрәмчә бизәлгән сәүдә павильоннары әллә кайдан үзенә тартып торды. Милли киемнәр кигән авыл кешеләре ярминкәгә килүчеләрне яшелчә, җиләк-җимеш, тозланган, консервланган азыклар, компот, кайнатма, бал, салатлар белән кызыктырды. Тәмле исләр килеп торган камыр ризыкларының кайсына күз салырга белмисең: кәбестә, гөмбә, алма бәлеше дисеңме, гөбәдия, татлы катламамы - барысы да бар. Хуш исле кайнар чәй эчәсең килсә, рәхим ит - самовар һәм чәйнекләр дә шунда гына. Бал яки каймак ягып, коймак аша. Мунча керергә яратучыларга каен себеркеләре дә бар.

Мәктәп коллективларының да шәһәр халкына тәкъдим итәрлек әйберләре шактый. Узган ел барлык мәктәпләр дә үз кишәрлекләрендә төрле яшелчә, тамыразыклардан бай уңыш җыеп алган иде. Үзләреннән артканы саклау урыннарында әйбәт кенә кышлаган, хәзер инде сатарга да була. Орлык суганы, башлы суган, яшелчә орлыкларына сорау аеруча зур иде. Шәпше, Бөреле, Коркачык, Олы Битаман, Әлдермеш, Мүлмә урта мәктәпләре районда һәм шәһәрдә уздырылучы ярминкәләрдә даими катнаша. Гадәти товарлардан тыш, технология дәресләрендә яисә "Оста куллар" түгәрәк-ләрендә балалар ясаган әйберләр дә игътибарны җәлеп итә. Болар - бәй-ләнгән әйберләр: жилетлар, оекбаш-бияләйләр, балалар киемнәре, шарфлар, башлыклар, шулай ук чигелгән түбәтәйләр, алъяпкычлар, яулыклар, сөлгеләр...

Ярминкәгә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина һәм район җитәкчеләре дә кил-гән иде. Алар сәүдә барышын күзәттеләр, халык белән аралаштылар. Ярминкәгә килгән кешеләр районыбызның мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән эчтәлекле концерт карап та хозурланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев