АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сыер савучылар конкурсы
Машина белән саву осталарының район конкурсы быел "Красная заря" авыл хуҗалыгы-җитештерү кооперативында - Бәерли фермасының җәйге лагеренда узды. Һөнәре буенча иң яхшысы дигән исемне яулау өчен районның ун хуҗалыгыннан утыз сыер савучы көч сынашты. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре конкурска терлекчеләрнең иң тәҗрибәлеләрен җибәргәннәр. Һөнәри бәйгенең гадәтләнгән төрләре - үз хезмәтеңнең нечкәлекләрен...
-
Сыер савучылар бәйгесе
Сыер савучыларның район конкурсы чәршәмбе көнне "Красная заря" кооперативында булды. Хуҗалыкның Бәерли фермасындагы җәйге лагерьга райондагы барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт куючы терлекчеләрнең иң яхшылары җыелды. Гадәтләнгәнчә, конкурс төп этаплардан - теоретик белемне тикшерүдән, саву аппаратын сүтеп-җыюдан һәм сыер савудан торды. Балларны иң күп туплаган машина белән саву операторлары җиңү...
-
Бөреледә кукуруз чәчәләр
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, бөртекле сабан культуралары чәчүне тәмамлап, кукуруз чәчүгә керештеләр. Мондый кыйммәтле азык культурасы 2662 гектар биләячәк. Һәр хуҗалыкның азык кишәрлегендә аңа 15-17 процент бирергә һәм мул уңыш алу өчен тиешенчә тәрбияләп үстерергә кирәк. "Басулар патшасы"на иң зур мәйдан - 1000 гектар - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә әзерләнгән....
-
Йомгак ясалды, язга бурычлар билгеләнде
Шәпшедә һәм Бөреледә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, хуҗалык белгечләре - баш агрономнар, инженерлар, бухгалтерлар, экономистлар, баш зоотехниклар һәм ветеринария табибларының киңәшмәсе булды. Анда Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов, идарә белгечләре катнашты. Авыл хуҗалыгы киңәшмәсендә тикшерелгән төп темалар терлекләрне кышкы...
-
Һөнәрләре буенча иң яхшылар
Узган атнада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2014 елда «ТР агросәнәгать комлексының иң яхшы белгече» II нче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм агрохолдингларның баш белгечләре: ветеринар, зоотехник, агроном, икътисадчы һәм хисапчыларына 100 мең сум күләмендә грант алуга дипломнар тапшырылды. Белгечләрнең һәр төркеме 33...
-
Алдынгылардан үрнәк алырга кирәк
Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча чираттагы семинар-киңәшмә булды. Анда Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов, хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлар һәм агрономнар катнашты. "Красная заря" директоры Фердинант Галиуллин катнашучыларны үз хуҗалыгында эшләрнең барышы белән таныштырды. Биредә 300 сыер асрала. Бөртеклеләр уңышы гектардан 26,2 центнер...
-
Һәр җитәкче яхшы икътисадчы да булырга тиеш
Авыл хуҗалыгы елының мөһим этабы тәмамланырга тора. Игеннәрне урып-җыю, аны сату-урнаштыру, техниканы кышкы саклауга кую, терлекләрне араннарда асрауга күчерү эшләре инде артта калды. Биектау районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Зариф улы Кәримов белән әңгәмә район хуҗалыкларының әлеге этапны ничек узулары турында. - Урып-җыю эшләренә йомгак ясалды. Кайбер...
-
Биектау районында терлекчелек буенча семинар булды
Узган шимбәдә "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәте базасында, Олы Кавалда терлекчелек мәсьәләләре буенча район семинары узды. Аны Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Хуҗалык җитәкчеләре "Татмелиорация-Агро"да һәм район буенча гомумән алганда терлекчелектә эшләрнең ничек торуы белән таныштылар. Әлеге хуҗалыкның сөт комплексында терлекчеләргә әйбәт эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган, барлык...
-
Кәбестә җыелды
Биектау районының бюджетта эшләүче һәм башка оешмалары, предприятиеләре "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең кәбестә җыюда булышуны сорап мөрә-җәгать итүен аңлап кабул иттеләр. Көннәр салкынайтып җибәргәндә уңышны тиз арада җыеп алмасаң, ул әрәм булачак. Узган шимбә һәм якшәмбедә бу коллективларда эшләүчеләр Коркачык авылы янындагы 10 гектарлы басуга килделәр. Алар алдына кәбестәләрне, күчәннәреннән...
-
Уракта яшьләр энергиясе һәм өлкәннәр тәҗрибәсе ярдәм итә
Алда чыккан саннарыбызда хәбәр ителгәнчә, районда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көнендә 2014 елгы урып-җыюда катнашучыларны хөрмәтләделәр. Күп кенә комбайнчылар, шоферлар, тракторчыларга акчалата премияләр, Мактау грамоталары бирелде, аларга бүләкләр тапшырылды. Бу көнне сәхнәгә урак чемпионнары, гомерләрен игенчелеккә багышлаган династияләр вәкилләре, алдынгы предприятие җитәкчеләре чакырылды. Район шулай ук комбайнчыларның иң өлкәнен...
-
Игенчеләр мондый дан-хөрмәткә лаек
Узган атнада безнең районда булган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәменә комбайнчылар, тракторчылар, шоферлар - 2014 елгы урып-җыюда катнашучыларның барысын да чакырдылар. Бәйрәм Коркачык бистәсендәге яңа мәдәният йортында узды. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, җыелучыларны котлап: - Елны җиңел булды, дип әйтеп булмый. Алай дисәң, урып-җыю, гомумән, беркайчан да җиңел булмый...
-
Биектау районында “Татарстан” агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтендә терлекләрне кышкы араннарда асрауга оешкан төстә күчерүгә әзерләнүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды.
Биектау районында "Татарстан" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтендә терлекләрне кышкы араннарда асрауга оешкан төстә күчерүгә әзерләнүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды. Киңәшмә эшендә Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, терлекчелек буенча консультантлар, район ветеринария берләшмәләре начальниклары, селекция-нәсел хезмәте инспекторлары, милекнең барлык...
-
«Икенче икмәк»кә дә чират җитте
Быел районда бәрәңге биш хуҗалыкта 440 гектарда үстерелде. "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә әлеге культура 250 гектар били. Бүген бәрәңге алуның иң кызган чагы. Көн саен 500 тонналап бәрәңге алына һәм саклауга салына. - Безнең уңыш нигездә Татарстан Республикасы хуҗалыкларын утыртуга яраклы сыйфатлы орлык бәрәңгесе белән тәэмин итү өчен китә. Эреләрен,...
-
Кырларда эш кайный
Авыл хуҗалыгында көзге эшләрнең кызган чагы. Район хуҗалыклары 18 мең гектарга, ягъни барлык чәчү мәйданнарының яртысына көзге культуралар чәчәргә планлаштыра. Чәчүне тизләтү өчен, эш ике сменада оештырылган. Быел 440 гектар мәйданда бәрәңге үстерелде. Бәрәңге кырлары иң зур булган "Бөреле"дә "икенче икмәк"не ала башладылар инде. Шушы көннәрдә "Каенлык", "Татарстан", "Ватан"да да...
-
Эш темплары арта
Бу көннәрдә район хуҗалыкларында борчак, көзге арыш һәм арпа суктыралар. 14 нче августка игеннәр 14500 гектарда җыеп алынды, урып-җыю уртасына якынлаша. Маргарита Тимонина Иң югары темп - "Битаман" һәм "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтләрендә. Урып-җыюның иң кызган чорында бөтен нәрсә техниканың ышанычлылыгыннан һәм игенчеләрнең тәҗрибәсеннән тора. Урып-җыю алдынгыларының тырышлыгы...