Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сыер савучылар конкурсы

Машина белән саву осталарының район конкурсы быел "Красная заря" авыл хуҗалыгы-җитештерү кооперативында - Бәерли фермасының җәйге лагеренда узды. Һөнәре буенча иң яхшысы дигән исемне яулау өчен районның ун хуҗалыгыннан утыз сыер савучы көч сынашты. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре конкурска терлекчеләрнең иң тәҗрибәлеләрен җибәргәннәр. Һөнәри бәйгенең гадәтләнгән төрләре - үз хезмәтеңнең нечкәлекләрен...

Машина белән саву осталарының район конкурсы быел "Красная заря" авыл хуҗалыгы-җитештерү кооперативында - Бәерли фермасының җәйге лагеренда узды.

Һөнәре буенча иң яхшысы дигән исемне яулау өчен районның ун хуҗалыгыннан утыз сыер савучы көч сынашты. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре конкурска терлекчеләрнең иң тәҗрибәлеләрен җибәргәннәр.

Һөнәри бәйгенең гадәтләнгән төрләре - үз хезмәтеңнең нечкәлекләрен белүгә кагылышлы теория өлеше, "Майга", "Волга" һәм "АДУ" саву аппаратларын сүтү һәм җыю һәм сыерлар саву. Шулай ук санитария ягыннан да әзерлек исәпкә алына. Жюри составында - безнең районнан, шулай ук Арча һәм Питрәч районнарыннан тәҗрибәле терлекчелек белгечләре. Судьялар коллегиясе эшен Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров җитәкләде.

Конкурста катнашучылар, дулкынлануларын җиңәргә тырышып, бер-бер артлы күнекмәләрен күрсәттеләр. Аппаратларны сүтеп-җыюда терлекчеләрнең дөрес һәм тиз эш итүләре исәпкә алынды. Таләпчән жюри катнашучылар арасыннан иң яхшыларны туплаган баллар санына карап билгеләде. Абсолют чемпион исеменә "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте сыер савучысы Ольга Әхмәтшина лаек булды. Икенче урын "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте сыер савучысы Гөлнур Бикмуллинага бирелде. Өченче урында - "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Фәрзәнә Галимҗанова.

Машина белән саву осталарын бүләкләү тантанасына Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җи-тәкчесе Илнар Мөхлисов килде. Хөрмәтләүләрнең иң күбесе, әлбәттә, җиңүчегә эләкте: аңа күчмә кубок, медаль, абсолют чемпион тасмасы, акчалата премия, кыйммәтле бүләк тапшырылды. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Ирек Сабитов белдергәнчә, Ольга Әхмәтшинага республикадагы санаторийларның берсенә бушлай путевка да биреләчәк. Икенче һәм өченче урыннар өчен дә сыер савучыларга бүләкләр һәм премияләр тапшырылды. Әлеге конкурста катнашкан башкалар да игътибар үзәгеннән читтә калмады.

Машина белән савучы яшь операторлар арасында чемпион - Бәерлидән Антон Мамаев. Икенче урынны Шәпшедән Надежда Шмелева алды, өченчедә - "Татмелиорация-Агро"-дан Ландыш Шакирова.

Быелгы чемпион эшли торган "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Анна Захаровага рәхмәт сүзләре юлланды.

- Кызларым тагын алдынгы булдылар, мин аларга һәрчак таяна алам, - диде Анна Андреевна.

Аның үзенә дә Биектау муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Конкурста катнашучылар арасында күпчелекне хатын-кызлар тәшкил итсә дә, "Красная заря"дан Антон Мамаев, "Бөреле"дән Григорий Шпанов, "Битаман"нан Петр Никифоров, "Татарстан"нан Салават Галәветдинов та үз эшләренең чын осталары булуларын исбатладылар.

Матди ярдәм күрсәтүчеләр тырышлыгы белән конкурста катнашучы күпләр бүләкләр белән билгеләп үтелде. Андыйлар арасында иң яшь катнашучы Салават Галәветдинов ("Татарстан"), күп балалы ана Гөлназ Хәсәнова ("Татмелиорация-Агро"), иң тәҗрибәле сыер савучыларның берсе Равия Хәлиуллина ("Ватан"). Терлекчеләр нәселеннән Таңсылу Хәлилова ("Ватан"), Гөлфинә Гыйззәтуллина ("Правда"), "Бөреле"дән Шпановлар гаиләсе билгеләп үтелде. Петр Никифоровка Питрәч районыннан бүләк тапшырылды.

Конкурсны оештыручылар матди ярдәм күрсәтүчеләр: "Агро-Мол" ширкәтенең генераль директоры Рәис Шәйхетдиновка, "Касыйм" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе Гөлнара Зариповага, "Элита" нәсел предприятиесе директоры Фәннүр Зариповка рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев