АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кыш – ял вакыты түгел
Битаман авылында районның агросәнәгать комплексы белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре семинары узды. Билгеле булганча, октябрь аенда "Битаман" ҖЧО сы үсемлекчелек өлкәсендәге күрсәткечләре өчен районның күчмә байрагына лаек булган иде. Ә бүгенге семинарда терлекчелеккә, аерым алганда, сөт җитештерү өлкәсенә басым ясалды. "Сыерларның чисталыгына гына игътибар итегез әле. Алар биредә һәрвакыт шундый....
-
Ышаныч - изге күңелләрдә
Иртәгә үзәк мәдәният йортында "Йөрәктән - йөрәккә" дип аталган хәйрия марафон узачак. Ул гадәт буенча Халыкара инвалидлар көненә туры китерелә. Акция инвалид балалар тәрбияләүче, матди ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр өчен акча җыюга юнәлтелгән. Марафон аларның тормышындагы авырлыкларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максаты белән уздырыла.
-
Кукурузга зур өметләр баглана
"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте быел терлекчелек өчен 10 мең тонна силос һәм 20 мең тонна сенаж әзерләде. Биредә, сөт терлекләренең продуктлылыгын арттыру турында кайгыртып, туклыклылыгы ягыннан кыйммәтле азык буларак, кукурузга зур игътибар бирделәр. Бу культураны 1000 гектарда чәчтеләр. Шуның 900 гектары - яшел массага, 100 гектары - бөртеккә. Силоска дигәнен...
-
Камаевода хәзер яңа фельдшер-акушерлык пункты
Камаево авылында 86 кешегә хезмәт күрсәтәчәк фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Яңа медицина пунктын кабул итүдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау бүлеге начальнигы Юрий Аржанов, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гәрәев, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Эмиль Шәрәфиев, авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Закирова һәм авылда яшәүчеләр катнашты. Авыл кешеләрен фельдшер...
-
Тырыш игенчеләргә рәхмәт!
Иген үстерүчеләр хезмәтенә лаеклы бәя бирер вакыт җитте. 2015 елгы уңыш амбарларда. Игенчеләр алдына куелган бурычлар тулысынча үтәлгән. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненең нәкъ менә көз уртасында - октябрьдә уздырылуы да юкка түгел. Биектау районының урып-җыюда катнашучыларын үзәк мәдәният йортына җыйдылар. Слетның төп кунаклары хезмәт ярышында тырышлыклары белән башкалардан аерылып торган...
-
Орлыкка да кала, ашарга да җитә
"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте басуларында бу көннәрдә кишер һәм аш чөгендере алалар. Корбан бәйрәме алдыннан биредә бәрәңге алуны төгәлләделәр. Бәрәңгене юкка кына "икенче икмәк" димиләр, чөнки ул һәр көнне диярлек табын түрендә. Аны без нинди генә төрләргә кертеп кулланмыйбыз. "Девчата" киносын һәм анда Фрося санап киткәннәрен искә төшерү генә дә...
-
Марат Әхмәтов: “Авыл хуҗалыгы ярминкәләре бизнес түгел, ә шактый зур ихтыяҗга ия социаль проект”
Татарстанда 5 сентябрьдә уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә җәмгысе 47 млн сумлык продукция китерелгән. Продукция ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән бәядән сатылган. Азык-төлек бәяләре, сәүдә челтәрләре белән чагыштырганда, 15-20 процентка арзанрак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр...
-
Тырышлык нәтиҗәсез калмый
Агымдагы атна башына безнең районда игеннәр урып-җыю мәйданнарының 61 процентында суктырылды. Уҗым культуралары җыеп алынды һәм хәзерге вакытта сабан культуралары - арпа белән солы суктырыла. Җиткерелгән заданиеләрне арттырып үтәүче комбайнчылар сафы тулыланганнан-тулылана бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, урак өсте башланганнан бирле Биектау муниципаль районы башлыгы премияләре...
-
Бәрәңге булса, өстәлебез бай булыр
Шушы көннәрдә "Каенлык" җаваплылыгы чикле җәмгыятенең Соловцово авылына мәктәп директорлары һәм районның авыл җирлекләре башлыклары җыелды. Алар бәрәңге үстерү серләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә-дә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты һәм чыгыш ясада. Кайчандыр безнең районда бәрәңге плантацияләре зур-зур мәйданнар биләп тора иде. Бүген "икенче икмәк"кә аның Биектау районы кырларында үс-терелүче...
-
Ольга Әхмәтшина һөнәри осталыгын республика конкурсында да раслады
21-22 июльдә Татарстанның Питрәч районында машина белән саву осталарының республика конкурсы уздырылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры - ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, республиканың барлык районнарыннан машина белән саву осталары, районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек бүлеге начальниклары катнашты....
-
Кем уракны беренче булып башлый, шул ота
Урып-җыю эшләре башланыр алдыннан районда ел саен комбайнчылар укуы оештырыла. Мондый чара быел Айбашта "Татмелиорация-Агро" базасында үтте. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инженерлар, агрономнар һәм үстерелгән уңышны урып-җыю кебек җаваплы бурыч йөкләнгән комбайнчылар катнашты. "Татмелиорация-Агро" авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективы кунакларны каршыларга әйбәтләп әзерләнгән. Уку башланганчы, анда килүчеләр хуҗалыкларда эшнең ничек...
-
Терлек азыгы әзерләү оешкан төстә бара
Район хуҗалыкларында көзге-кышкы айларда терлекләрне сыйфатлы ашату өчен азык әзерләүнең иң кызган чоры. Бу эш районда иң күп терлек асрала торган хуҗалыкта - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә дә көйле бара. Эш төрле юнәлешләрдә кайнап тора: азык әзерләүчеләр бер үк вакытта печәнне дә, сенажны да мулдан әзерләп калдыру турында кайгырталар, яфрак...
-
Сыер савучылар конкурсы
Машина белән саву осталарының район конкурсы быел "Красная заря" авыл хуҗалыгы-җитештерү кооперативында - Бәерли фермасының җәйге лагеренда узды. Һөнәре буенча иң яхшысы дигән исемне яулау өчен районның ун хуҗалыгыннан утыз сыер савучы көч сынашты. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре конкурска терлекчеләрнең иң тәҗрибәлеләрен җибәргәннәр. Һөнәри бәйгенең гадәтләнгән төрләре - үз хезмәтеңнең нечкәлекләрен...
-
Сыер савучылар бәйгесе
Сыер савучыларның район конкурсы чәршәмбе көнне "Красная заря" кооперативында булды. Хуҗалыкның Бәерли фермасындагы җәйге лагерьга райондагы барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт куючы терлекчеләрнең иң яхшылары җыелды. Гадәтләнгәнчә, конкурс төп этаплардан - теоретик белемне тикшерүдән, саву аппаратын сүтеп-җыюдан һәм сыер савудан торды. Балларны иң күп туплаган машина белән саву операторлары җиңү...
-
Бөреледә кукуруз чәчәләр
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, бөртекле сабан культуралары чәчүне тәмамлап, кукуруз чәчүгә керештеләр. Мондый кыйммәтле азык культурасы 2662 гектар биләячәк. Һәр хуҗалыкның азык кишәрлегендә аңа 15-17 процент бирергә һәм мул уңыш алу өчен тиешенчә тәрбияләп үстерергә кирәк. "Басулар патшасы"на иң зур мәйдан - 1000 гектар - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә әзерләнгән....