Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алдынгылардан үрнәк алырга кирәк

Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча чираттагы семинар-киңәшмә булды. Анда Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов, хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлар һәм агрономнар катнашты. "Красная заря" директоры Фердинант Галиуллин катнашучыларны үз хуҗалыгында эшләрнең барышы белән таныштырды. Биредә 300 сыер асрала. Бөртеклеләр уңышы гектардан 26,2 центнер...

Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча чираттагы семинар-киңәшмә булды.
Анда Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов, хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлар һәм агрономнар катнашты. "Красная заря" директоры Фердинант Галиуллин катнашучыларны үз хуҗалыгында эшләрнең барышы белән таныштырды. Биредә 300 сыер асрала. Бөртеклеләр уңышы гектардан 26,2 центнер тәшкил иткән. Агымдагы елда һәр сыердан уртача савым 5000 килограммнан да ким булмаячак. Быел яңа техника сатып алынган, терлекчелек биналары ремонтланган, эшләүчеләрнең хезмәт хакы арттырылган.
Хуҗалык җитәкчеләре Олыяз авылында товарлыклы сөт фермасында булдылар. Анда сүз сыерларны асрау һәм бозауларны саклау, азыкның сыйфаты турында барды. Шумандагы ашлык складларында баш агрономнар орлыкчылыкка кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Алар алдында Татарстан Республикасы буенча Россельхозцентр филиалының Биектау районара бүлеге начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов чыгыш ясады. Машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илфар Әхмәтгалиев баш инженерлар алдына бурычлар куйды. Яңа елга кадәр тырмалар һәм культиваторлар ремонтлауны төгәлләргә, тракторларны ремонтлау белән даими шөгыльләнер-гә кирәк.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов гомумән алганда тармактагы эшләрнең торышын тасвирлады һәм артта калучы хуҗалыкларга игътибарны нәрсәгә юнәлтергә кирәклегенә тукталды.

Маргарита Тимонина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев