Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Биектау районында “Татарстан” агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтендә терлекләрне кышкы араннарда асрауга оешкан төстә күчерүгә әзерләнүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды.

Биектау районында "Татарстан" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтендә терлекләрне кышкы араннарда асрауга оешкан төстә күчерүгә әзерләнүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды. Киңәшмә эшендә Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, терлекчелек буенча консультантлар, район ветеринария берләшмәләре начальниклары, селекция-нәсел хезмәте инспекторлары, милекнең барлык...

Биектау районында "Татарстан" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтендә терлекләрне кышкы араннарда асрауга оешкан төстә күчерүгә әзерләнүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды.

Киңәшмә эшендә Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, терлекчелек буенча консультантлар, район ветеринария берләшмәләре начальниклары, селекция-нәсел хезмәте инспекторлары, милекнең барлык формаларына караган авыл хуҗалыгы берләшмәләренең товарлыклы сөт фермалары мөдирләре, зооветеринария белгечләре һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәне ачканда Рөстәм Кәлимуллин Биектау районының социаль-икътисадый үсеше өчен аның республика программаларында катнашуы зарур, диде. Шуның бәрабәренә авыл җирлекләренең йөзе үзгәрә: фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, мәктәпләр ремонтлана, яңа предприятиеләр оештырыла.

Татарстан Республикасында 8 айда сөт, ит җитештерү һәм терлекләрнең баш санын саклау турындагы төп доклад белән Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында 774, 5 мең тонна сөт, 228,6 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелде. Иң зур үсеш кош ите буенча, ул - 102 процент. Мөгезле эре терлек ите җитештерү 10 процент тәшкил итте, дуңгыз ите 7 процентка кимеде һәм республика буенча 55,7 мең тонна тәшкил итте.

Киңәшмәнең чыгышларга багышланган өлеше тәмамланганнан соң семинарда катнашучылар "Татарстан" агрофирмасы фермасында булдылар. Соңгы елларда бу хуҗалыкта күп күрсәткечләр яхшырды. Семинар уздыру урынын сайлаганда нәкъ менә шушы хәлиткеч рольне уйный да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев