Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

«Икенче икмәк»кә дә чират җитте

Быел районда бәрәңге биш хуҗалыкта 440 гектарда үстерелде. "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә әлеге культура 250 гектар били. Бүген бәрәңге алуның иң кызган чагы. Көн саен 500 тонналап бәрәңге алына һәм саклауга салына. - Безнең уңыш нигездә Татарстан Республикасы хуҗалыкларын утыртуга яраклы сыйфатлы орлык бәрәңгесе белән тәэмин итү өчен китә. Эреләрен,...

Быел районда бәрәңге биш хуҗалыкта 440 гектарда үстерелде.

"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә әлеге культура 250 гектар били. Бүген бәрәңге алуның иң кызган чагы. Көн саен 500 тонналап бәрәңге алына һәм саклауга салына.

- Безнең уңыш нигездә Татарстан Республикасы хуҗалыкларын утыртуга яраклы сыйфатлы орлык бәрәңгесе белән тәэмин итү өчен китә. Эреләрен, азык-төлек бәрәңгесе буларак, сатарга җибәрәбез, мондые 30 процентлап була, - диде "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Газинур Сафин.

Агымдагы атнаның дүшәмбесенә бөреледә бәрәңгене 80 гектардан җыеп алганнар. Уңыш - гектардан 220 центнер. Басуларда "Гримме" классына караган алты бәрәңге алу комбайны эшли. Механизатор Илшат Әхмәдуллин 30 гектардан артык мәйданнан бәрәңге алган инде. Хуҗалыкта аны, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган намуслы хезмәткәр булганга хөрмәт итәләр. Җәйге айларда ул азык хәзерләүдә эшләгән.

Бөреледә бәрәңге үстерүгә башлангыч салган әтисе үрнәге буенча Илдар Закиров та нәтиҗәле эшли.

Хуҗалыктагы барлык бәрәңге республика программасы ярдәмендә сугаруда үстерелә. Сугаруның уңышлы системасы һәм чәчү әйләнешен дөрес алып бару үзара нык бәйләнгән. "Бөреле"дә әле "Алчак" фирмасы белән берлектә бәрәңге орлыкчылыгы белән дә шөгыльләнәләр, элиталы орлыклар үстерәләр. 2014 елда Бөреле басуларында "кураж", "жуковский", "ред-скарлет", "невский", "импала" кебек сортлар утыртылды.

Хуҗалык белән килешү буенча биредә районның унике мәктәбе укучылары эшли. Алар, график буенча чыгып, бәрәңге саклагычта бәрәңге аралауда булышалар. Газинур Сафин иң активлар арасында Бөреле урта мәктәбен мисал итеп китерде. Ул шулай ук башка коллективларны да мактады. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның мәктәп-ләр белән килешү нигезендә эшләргә дигән башлангычын рәхмәт хисләре белән телгә алды.

Балалар шулай ук җәй көне кәбестә басуында чүп утауда да эшләгәннәр. Мондый хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мәктәп ашханәләре бәрәңге һәм көндәлек кулланыла торган яшелчәләр белән тулысынча тәэмин ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев