Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Биектау районында терлекчелек буенча семинар булды

Узган шимбәдә "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәте базасында, Олы Кавалда терлекчелек мәсьәләләре буенча район семинары узды. Аны Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Хуҗалык җитәкчеләре "Татмелиорация-Агро"да һәм район буенча гомумән алганда терлекчелектә эшләрнең ничек торуы белән таныштылар. Әлеге хуҗалыкның сөт комплексында терлекчеләргә әйбәт эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган, барлык...

Узган шимбәдә "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәте базасында, Олы Кавалда терлекчелек мәсьәләләре буенча район семинары узды. Аны Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Хуҗалык җитәкчеләре "Татмелиорация-Агро"да һәм район буенча гомумән алганда терлекчелектә эшләрнең ничек торуы белән таныштылар. Әлеге хуҗалыкның сөт комплексында терлекчеләргә әйбәт эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган, барлык белгечләр дә бар. Биредә өч йөз сыер асрала, бу көннәрдә уртача тәүлеклек савым 10 килограмм тәшкил итә. Терлекчеләргә эшне яхшыртырга - алга омтылырга кирәк, диде хуҗалык җитәкчесе. Сыерлар рационы аларның продуктлылыгына карап төзелгән. Үлем очраклары юк. Биредә күрше өлкәдән башмак таналар алып кайтырга планлаштыралар.

Семинарда катнашучылар алдында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров икътисади күрсәткечләргә анализ белән чыгыш ясады. Хәзерге вакытта район хуҗалыклары 67,9 тонна сөт алалар. Аның иң түбән үзкыйммәте "Татмелирация-Агро"да, ә иң югарысы - "Татарстан"да һәм "Агрохолдинг"та. Бүлек начальнигы ясалма орлыкландыруга игътибар бирергә киңәш итте. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин семинар уздырыла торган хуҗалыкны мактап телгә алды, соңгы елларда ул яхшы якка нык үзгәрде. Район башлыгы район буенча тулай савымны 100 тоннага җиткерү бурычын куйды.

Маргарита Тимонина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев