Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Һөнәрләре буенча иң яхшылар

Узган атнада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2014 елда «ТР агросәнәгать комлексының иң яхшы белгече» II нче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм агрохолдингларның баш белгечләре: ветеринар, зоотехник, агроном, икътисадчы һәм хисапчыларына 100 мең сум күләмендә грант алуга дипломнар тапшырылды. Белгечләрнең һәр төркеме 33...

Узган атнада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2014 елда «ТР агросәнәгать комлексының иң яхшы белгече» II нче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм агрохолдингларның баш белгечләре: ветеринар, зоотехник, агроном, икътисадчы һәм хисапчыларына 100 мең сум күләмендә грант алуга дипломнар тапшырылды. Белгечләрнең һәр төркеме 33 кешедән тора иде.
Бүләкләнүчеләр арасында Биектау районыннан да бер төркем белгечләр бар иде. «Иң яхшы икътисадчы» исеме «Бөреле» ябык акционерлык җәмгыятеннән Юлия Сөләймановага бирелде. «Иң яхшы хисапчы» дип «Каенлык» ширкәтеннән Валентина Коновалова, «Иң яхшы инженер-механик» дип - «Битаман» ширкәтеннән Марат Заһидуллин танылды. Безнең районның ике агрономы җиңүчеләр арасына кереп, «Иң яхшы агроном» исеменә лаек булды, болар - «Татарстан» агрофирмасыннан Наил Хәертдинов һәм «Битаман» ширкәтеннән Гомәр Фәйзрахманов. Ветеринария табибларының да хезмәтләре танылу алды - «Иң яхшы ветеринария табибы» дигән исем Бөреледән Анатолий Большаковка һәм Битаманнан Азат Шиһаповка бирелде. Биектау районы делегациясе бүләкләү тантанасына район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов җитәкчелегендә барды.

Бүләкләү тантанасы алдыннан җиңүчеләргә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, Игенчеләр сараенда Татарстан агросәнәгать комплексының алтын фонды җыелган. Министр сүзләренчә, еш кына производствоның баш технологы фикере һәм бәяләмәсе ишетелми кала, ә моннан, иң беренче чиратта, тармак зыян күрә.

- Шуңа да узган елдан башлап, Татарстан Президенты белән килештереп, без Татарстан агросәнәгать комплексы белгечләре хезмәтен һәм аларның тармакка керт-кән өлешен тиешенчә бәяләргә булдык, - дип белдерде аграр ведомство башлыгы.
Министр шулай ук тантанага чакырылган һәр кешенең хезмәтен бәяләп:

- Сез авыл хуҗалыгы тармагының иң алдынгы сызыгында барасыз, - дип билгеләп үтте, һәр ветеринар, зоотехник, агроном, икътисадчы һәм хисапчыларның эшчәнлеген югары бәяләде.

Дипломнар тапшырган вакытта Марат Әхмәтов, аның урынбасарлары һәм ведомствоның бүлек җитәкчеләре икътисадның аграр секторының алдынгы белгечләрен ихластан котлады, аларга эшне тагын да яхшыртуга кагылышлы теләкләрен дә җиткерде. Әйтик, яшьләре 50дән узган агрономнарга алар үзләренә лаеклы алмаш үстерүләрен теләде. Инженер-механикларга алга таба да компьютерлар урнаштырылган катлаулы чит ил машиналарында эшләргә өйрәнергә дигән юллама бирелде.
Икътисадчыларга аерым бурыч билгеләнде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры ассызыклаганча, агросәнәгать комплексының уңышы әлеге категория белгечләр эшчәнлегенә бәйле.

- Сезгә авыл хезмәтчәннәрен матди кызыксындыру системасын эшләргә кирәк. Чөнки агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен стимуллаштыру тармакның үсешен билгели, - дип нәтиҗә ясады Марат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев