Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сыер савучылар бәйгесе

Сыер савучыларның район конкурсы чәршәмбе көнне "Красная заря" кооперативында булды. Хуҗалыкның Бәерли фермасындагы җәйге лагерьга райондагы барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт куючы терлекчеләрнең иң яхшылары җыелды. Гадәтләнгәнчә, конкурс төп этаплардан - теоретик белемне тикшерүдән, саву аппаратын сүтеп-җыюдан һәм сыер савудан торды. Балларны иң күп туплаган машина белән саву операторлары җиңү...

Сыер савучыларның район конкурсы чәршәмбе көнне "Красная заря" кооперативында булды.

Хуҗалыкның Бәерли фермасындагы җәйге лагерьга райондагы барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт куючы терлекчеләрнең иң яхшылары җыелды. Гадәтләнгәнчә, конкурс төп этаплардан - теоретик белемне тикшерүдән, саву аппаратын сүтеп-җыюдан һәм сыер савудан торды. Балларны иң күп туплаган машина белән саву операторлары җиңү яулады. "Серп и молот" ширкәте сыер савучысы Ольга Әхмәтшина 2015 ел чемпионы дип игълан ителде. Икенче урында - "Бөреле"дән Гөлнур Бикмуллина, өченчедә - "Битаман" ширкәтеннән Фәрзәнә Галимҗанова. Аларга Мактау грамоталары, медальләр, чәчәк һәм бүләкләр тапшырылды. Конкурста катнашучыларны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады. Җиңүчеләрне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде һәм бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев