Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Шәпше терлекчеләре тәҗрибәсен өйрәнделәр

Чәршәмбе көнне "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте базасында терлекчеләрнең республика семинар-киңәшмәсе булды. Нәселле терлек үс-терүче хуҗалыкларның 2014 нче елның тугыз айдагы эшчәнлек йомгакларына багышланган киңәш-мәгә республиканың барлык районнарыннан авыл хуҗалыгы идарәләре һәм хуҗалык җитәкчеләре чакырылган иде. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министрның...

Чәршәмбе көнне "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте базасында терлекчеләрнең республика семинар-киңәшмәсе булды.

Нәселле терлек үс-терүче хуҗалыкларның 2014 нче елның тугыз айдагы эшчәнлек йомгакларына багышланган киңәш-мәгә республиканың барлык районнарыннан авыл хуҗалыгы идарәләре һәм хуҗалык җитәкчеләре чакырылган иде. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов катнаштылар.

"Серп и молот" хуҗалыгы районда гына түгел, республика күләмендә алдынгы, яңа технологияләр кулланып эшләүчеләрнең берсе булып тора. 1988 нче елдан бирле аны Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы Анна Захарова җитәкли. Экскурсия үткәргәндә, Анна Андреевна киңәшмәдә катнашучыларга "Серп и молот" ширкәтенең сыерларны асрау, ашату һәм савуның иң яңа технологиясен республикада беренчеләрдән булып кертә башлавы турында тәфсилләп сөйләде. Монда барлык фермаларда да "Де Лаваль" фирмасында эшләнгән саву комплекслары, азыкларны ваклату һәм тарату өчен миксерлар урнаштырылган. Бу хуҗалыкның икътисадында терлекчелек төп тармаклардан санала. Хуҗалык белгечләренең, бу тармакны нәтиҗәле итү өчен, мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышуы бик әһәмиятле. Барысы да дөрес ашатуга нигезләнә. Сыерлардан төркем туплаганда, аларның халәтенә дә игътибар итәләр: буаз сыерлар өчен аерым рацион билгеләнгән. Мондый система бозауларның үсешен, савым сыерларының продуктлылыгын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Реклама

Терлекчелектә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүнең алдынгы ысулларын таратуда бу семинарның файдасы, әлбәттә, зур булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев